Закон һәм кеше

Хәбәрсез югалганнарны эзләү

Закон нигезендә кешенең билгесез югалуы турында гариза барлык эчке эшләр органнарында, кешенең кайда югалуына, гаризаның кем тарафыннан язылуына карамастан, кабул ителергә тиеш. Гаризаны кабул итмәү законсыз гамәл булып исәпләнә. Гариза эчке эшләр органында тиз арада теркәлә. Әгәр дә югалган кешене соңгы мәртәбә күргән урын башка эчке эшләр органы хезмәт күрсәтүче...

Закон нигезендә кешенең билгесез югалуы турында гариза барлык эчке эшләр органнарында, кешенең кайда югалуына, гаризаның кем тарафыннан язылуына карамастан, кабул ителергә тиеш. Гаризаны кабул итмәү законсыз гамәл булып исәпләнә. Гариза эчке эшләр органында тиз арада теркәлә. Әгәр дә югалган кешене соңгы мәртәбә күргән урын башка эчке эшләр органы хезмәт күрсәтүче территориягә карый икән, гариза шул урынга җибәрелә.

10 көн эчендә хәбәрсез югалган кешенең кайда булуы ачыкланмаса, полиция хезмәткәрләре эзләү эше ача. Аның кысаларында "Оператив-эзләү эшчәнлеге турында" Федераль Закон таләпләре нигезендә эзләү эше башлана.

Моннан тыш, хәбәрсез югалган кешене эзләү барышында нинди дә булса криминаль билгеләр ачыкланса, материал тикшерү органына җибәрелә. Тикшерүчеләр җинаять эше кузгату яки кире кагу буенча карар кабул итә. Кабул ителгән карар турында гариза язучыга хәбәр бирелә. Тикшерүченең карарын Россия Федерациясе Җинаять-процессуаль кодексының 124-125нче маддәләре нигезендә кире кагарга мөмкин.

Хәбәрсез югалган гражданның кайдалыгын ачыклау буенча оператив-эзләү чаралары үткәрүдә закон үтәлешен, шулай ук тикшерүче карарларының законлылыгын прокуратура органы күзәтә. Шуңа күрә һәртөрле килешмәү очраклары буенча прокуратурага мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Л. Рәхмәтуллин,

прокурор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Хәбәрсез югалганнарны эзләү
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Закон һәм кеше