Закон һәм кеше

“Хезмәт ветераны” исемен бирү тәртибе турында

"Ветераннар турында" 5нче Федераль Законны тормышка ашыру максатында быел Татарстан Республикасында "Хезмәт ветераны" исемен бирү тәртибе һәм шартлары турында" яңа закон кабул ителде. Ул агымдагы елның 4 октябреннән көченә керде. Бу турыда тулырак аңлатманы социаль яклау идарәсе башлыгы Эльмира Хуҗина бирә: - Әлеге закон нигезендә 2005 елның 1 гыйнварыннан 2011...

"Ветераннар турында" 5нче Федераль Законны тормышка ашыру максатында быел Татарстан Республикасында "Хезмәт ветераны" исемен бирү тәртибе һәм шартлары турында" яңа закон кабул ителде. Ул агымдагы елның 4 октябреннән көченә керде. Бу турыда тулырак аңлатманы социаль яклау идарәсе башлыгы Эльмира Хуҗина бирә:

- Әлеге закон нигезендә 2005 елның 1 гыйнварыннан 2011 елның 4 октябренә кадәр бирелгән "Хезмәт ветераны" белешмәләре (справка) "Хезмәт ветераны" таныклыгына (удостоверение) алыштырылырга тиеш. Районда белешмәне таныклыкка алыштырырга тиеш 511 кеше исәпләнә. Закон үз көченә кергән көннән 87 "Хезмәт ветераны" белешмәсе таныклыкка алыштырылды. Шунысын искәртергә кирәк, белешмәләр "Хезмәт ветераны" таныклыгына Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы рөхсәте нигезендә генә алыштырыла. Хәзер "Хезмәт ветераны" исеме министрлык боерыгы белән СССР, РСФСР, Россия Федерациясенең мактаулы исемнәрен алган яки орден, медальләр белән бүләкләнгән яисә аерым ведомство тамгаларына ия булган һәм картлык буенча яисә тиешле еллар эшләгәнгә пенсия билгеләү өчен кирәкле хезмәт стажы булган гражданнарга гына бирелә.

Төрле ведомстволарда тырыш хезмәт куйган өчен бирелүче Мактау грамоталары, Дипломнар, күкрәк билгеләре, атказанган һәм мактаулы хезмәткәр исемнәре дәүләт власте органнары, СССР, РСФСР, Россия Федерациясе дәүләт органнары, дәүләт функциясен башкаруда катнашучы иҗтимагый берләшмә һәм оешма үзәк органнары тарафыннан тәгаенләнә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк "Хезмәт ветераны" исеме бирелгәндә, ведомство тамгаларының дәүләт власте органы һәм башка дәүләт органнары җитәкчеләре тарафыннан аерым хезмәткәр, эшчегә махсус карар нигезендә бирелүе шарт.

Ә менә ВДНХ медальләре, Бөтенсоюз халык иҗаты фестивальләре оештыру комитетларының, иҗтимагый оешма, хәрби частьләрнең, предприятие, учреждениеләрнең мактаулы исемнәре, диплом һәм башка бүләкләре "Хезмәт ветераны" исеме биргәндә исәпкә алынмый. Шул исәптән, Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләренә ия булучыларга да "Хезмәт ветераны" исеме бирелми. Әмма республиканың югары бүләкләренә лаек булган кешеләр социаль яклау идарәсендә төрле социаль ташламаларга хокук бирүче махсус таныклык ала алалар. Шунысын да искәртим, республиканың дәүләт бүләкләре исемлегенә Татарстан Республикасы Мактау грамотасы кертелми. Ә "Хезмәт ветераны" исеме гражданнарның пенсиядә булу-булмавына карамастан бирелә. Тик төрле социаль ташламалардан алар пенсиягә чыккач кына файдалана ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> “Хезмәт ветераны” исемен бирү тәртибе турында
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Закон һәм кеше