Башкарган хезмәтеңнең кирәклеген тою, аңа яхшы бәя алу күңелдә канәгатьлек хисе уята. 18 ел гомерен хокук, тәртип саклау хезмәтенә багышлаган шәһәрдәшебез, полиция өлкән лейтенанты Алмаз Бикташевның һәр көне кешеләрнең тыныч яшәве, иминлегенә багышлана. Күптән түгел ул менә шушы тырыш, җаваплы эшенә югары бәя алды. 2011 елның декабрендә Россия Эчке эшләр...
Башкарган хезмәтеңнең кирәклеген тою, аңа яхшы бәя алу күңелдә канәгатьлек хисе уята. 18 ел гомерен хокук, тәртип саклау хезмәтенә багышлаган шәһәрдәшебез, полиция өлкән лейтенанты Алмаз Бикташевның һәр көне кешеләрнең тыныч яшәве, иминлегенә багышлана.
Күптән түгел ул менә шушы тырыш, җаваплы эшенә югары бәя алды. 2011 елның декабрендә Россия Эчке эшләр министрлыгының "Хезмәттәге уңышлары өчен" I дәрәҗә медале белән бүләкләнде.
- Киләчәктә дә сезнең шушы темпта эшләвегезгә ышанабыз. Эчке эшләр системасында һәрвакыт шундый абруйлы хезмәткәр булып калыгыз, - диде эчке эшләр бүлеге башлыгы Ринат Рәхмәтуллин, полиция хезмәткәрләрен 2011 ел нәтиҗәләре буенча тантаналы котлау барышында.
Алмаз Бикташев, тынгысыз, җаваплы булса да, хокук сагы хезмәткәре һөнәрен сайлавына үкенми. Мәктәп директоры булып эшләгән әтисеннән тәртип, таләпчәнлеккә өйрәнә ул. Ә бу сыйфатлар - органнарда эшләүче өчен иң кирәклеләрдән.
- Тормыш иптәшем дә полиция хезмәткәре булу сәбәпле, өйдә дә сөйләшү эштәге проблемалар турында була. Алмаз балаларга, бигрәк тә улыбыз Булатка, төрле тәртипсез гамәлләр кылган кешеләрнең язмышлары турында искәртеп, үз-үзеңне һәрвакыт контрольдә тотарга кирәклеген аңлата, - ди аның тормыш иптәше Сиринә Бикташева. Алар, эчке эшләр органнары системасына эшкә килгәнче, икесе дә Югары Шепкә мәдәният йортында эшлиләр. Ул чорда Бикташевларга яшьләр арасында еш кына тәртип урнаштырырга туры килә. Алмаз Рунарович кайнар нокталарда да хезмәт итәргә өлгерә. Ватан алдындагы бурычын үтәү йөзеннән ул берничә хезмәттәше белән өч мәртәбә Чечняда була. Биредә тәртип урнаштыруга үз өлешен кертә. Моның өчен дәүләт бүләгенә дә лаек була.
Үзен һәрвакыт формада тотуга зур игътибар бирә өлкән лейтенант. Даими төстә спорт белән шөгыльләнә. Полиция хезмәткәрләре арасында үткәрелүче ату буенча ярышларда һәрчак призлы урыннар ала. Эчке эшләр бүлегенең җәмәгать тормышында да алар тормыш иптәше белән актив катнашалар. Алмаз гитарада уйный, ә Сиринә аңа кушылып җырлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев