Закон һәм кеше

Хокукый белем җитмиме, әллә...

Прокуратура, федераль куркынычсызлык хезмәте, полиция хезмәткәрләре белән берлектә, коррупциягә каршы көрәш буенча җитди эш алып бара. Төрле тикшерүләр, норматив-хокукый документларга экспертизалар үткәрү, коррупциячел җинаять-ләрне ачыклау, профилактик чаралар үткәрү - шуның ачык мисалы. Агымдагы елның 8 аенда прокуратура тарафыннан коррупциягә каршы эшчәнлек барышында 182 закон бозу очрагы ачыкланган, узган ел белән...

Прокуратура, федераль куркынычсызлык хезмәте, полиция хезмәткәрләре белән берлектә, коррупциягә каршы көрәш буенча җитди эш алып бара. Төрле тикшерүләр, норматив-хокукый документларга экспертизалар үткәрү, коррупциячел җинаять-ләрне ачыклау, профилактик чаралар үткәрү - шуның ачык мисалы.

Агымдагы елның 8 аенда прокуратура тарафыннан коррупциягә каршы эшчәнлек барышында 182 закон бозу очрагы ачыкланган, узган ел белән чагыштырганда, бу бермә-бер артык. Республика буенча ярты еллык мәгълүматларга күз салсаң да, борчылырлык саннар күзәтелә. Мәсәлән, Татарстанда быел 6 айда 945 коррупциячел җинаять ачыкланган. Бу, узган елга карата, 1,5 тапкыр артык. Ә бюджетка шулар нәтиҗәсендә китерелгән зыян 142 миллион сум белән исәпләнә. Бу көннәрдә үткән коррупциягә каршы көрәш утырышында Президент моңа басым ясап: "Бүген Татарстанда төрле күләмле проектлар тормышка ашырыла һәм кайбер затлар бу эшкә гади "кулланучы" сыйфатында кереште, ел саен фаш ителеп килүче бюджет чараларын туздыру белән бәйле закон бозулар күләме, ирексездән, шундый нәтиҗә чыгарырга этәрә», - дип билгеләде.

Моннан тыш, норматив-хокукый доку-ментларның закон таләпләренә туры килмәгән очраклары да шактый. Бу - вазифаи затларның документларга бармак аша каравы яки законнардан хәбәрдар булмавы нәтиҗәсе. Районда шәһәр прокуроры тарафыннан ел башыннан 50 норматив-хокукый документ, закон таләпләренә туры килмәү сәбәпле, кире кагылган. 63 очракта коррупциягә каршы закон таләбен үтәү соралган. Норматив-хокукый документларга экспертиза уздырганда аеруча авыл җирлекләрендә таләпләрнең төгәл үтәлмәве күзәтелә.

- Документларның закон таләпләренә туры килүен тикшерү максатында без инде авыл җирлекләре башлыкларына аларның проектын алдан прокуратурада раслатып алырга тәкъдим иттек. Югыйсә бу ярдәм йөзеннән эшләнә, ләкин алар норматив-хокукый документларның проектларын тикшертеп торуны кирәк санамый. Нәтиҗәдә прокурор тикшерүләре барышында закон бозу очраклары ачыклана. Мәсәлән, соңгы тапкыр шундый тикшерүләр барышында Бигеш, Аксар авыл җирлекләрендә "Коррупциягә каршы чаралар турында» 273нче Федераль Законның төгәл үтәлмәве ачыкланды, -ди прокурор ярдәмчесе Ленар Рәхмәтуллин.

Шулай ук авыл җирлекләре "Дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында мәгълүмат алу мөмкинлеге тудыру турында" 8нче Федераль Законны төгәл үтәми. Интернет челтәрендә әлеге мәгълүматлар яңартып торылырга тиеш, бу очракта да закон таләбен бозулар күзәтелә.

Ә коррупциячел җинаятьләр юнәлешендә ел башыннан районда 12 хәбәр теркәлгән. Шуларның 7се - Тукай районара тикшерү комитетына, 5се - полициянең тикшерү комитетына кергән мәгълүмат. Алар барысы да җентекле тикшерелеп, 6 очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Моңа эшмәкәрнең эчке эшләр бүлеге хезмәткәренә законсыз гамәленә күз йомуны сорап ришвәт тәкъдим итүе, торак милекчеләре ширкәте җитәкчеләренең үзләренә салынган штрафларны коммуналь хезмәтләр күрсәткән өчен җыелган суммадан алып түләве, вазифаи затның хезмәт урынын үз мәнфәгатьләре өчен файдалануы, бер төзелеш оешмасы базасы башлыгының 300 сумлык махсус техниканы үзләштерүе, авыл мәктәбе директорының дәресләр укыту сылтавы белән өстәмә хезмәт хакы алуы буенча җинаять эшләре керә. Соңгысы буенча әле суд эше төгәлләнмәгән. Тикшерүләр барышында укытучының бер сәгать эчендә берничә сыйныфта дәресләр үткәрүе ачыкланган, ягъни укыту формаль рәвештә генә барган, ди прокуратура хезмәткәрләре.

Мондый коррупциячел гамәлләрдән үтә сак булу сорала. Мәсәлән, ришвәт тәкъдим иткән эшмәкәргә 150 мең сум штраф түләү, ә ТМШ җитәкчесенә салынган 4 мең сум штрафны тиешле юл белән түләмәгән өчен 6 айга шартлы хөкем карары чыгарылды.

Прокуратура хезмәткәрләре билгеләвенчә, коррупциячел характердагы закон бозуларның күпчелеге хокукый белем җитенкерәмәү белән бәйле. Җинаять һәм административ җаваплылык буенча вазифаи затларның да, халыкның да законнарны төгәл белүенә ирешү өчен профилактик эшчәнлекне көчәйтү зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Хокукый белем җитмиме, әллә...
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Закон һәм кеше