Прокуратура авыл җирлекләре территориясендә яшәүче халыкны табигать бәла-казаларыннан саклау максатында, закон таләпләренең үтәлешен тикшерде. Һава торышының кинәт җылытуы сәбәпле, якын көннәрдә кар катламының тиз арада эреп, сәнәгать, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, агулы химикатлар сакланучы складларны, көнкүреш калдыклары җыелучы урыннарны, терлекчелек фермаларын, үләт базларын су басу куркынычы итуды. Пычрак суларның якын-тирәгә җәелеп,...
Прокуратура авыл җирлекләре территориясендә яшәүче халыкны табигать бәла-казаларыннан саклау максатында, закон таләпләренең үтәлешен тикшерде. Һава торышының кинәт җылытуы сәбәпле, якын көннәрдә кар катламының тиз арада эреп, сәнәгать, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, агулы химикатлар сакланучы складларны, көнкүреш калдыклары җыелучы урыннарны, терлекчелек фермаларын, үләт базларын су басу куркынычы итуды. Пычрак суларның якын-тирәгә җәелеп, табигатькә, кешеләр, терлекләр сәламәтлегенә, хуҗалыклар эшчәнлегенә зыян салуы мөмкин. Россия Федерациясенең " Табигый бәла-казалардан, техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән халыкны, территорияләрне саклау турында" 68нче федераль законы нигезендә су басу куркынычы булган урыннар тикшерелде. Җирлек башлыкларына алдан ук тиешле куркынычсызлык чаралары күрү мөһимлеге искәртелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев