Закон һәм кеше

Игътибар җитми

Югары интеллектуаль технологияләр көндәлек тормышыбызга көннән-көн ныграк үтеп керә бару сату-алу эшләрендә дә төрлечә чагылыш таба. Заманча техникадан артык хәбәрдар булмаган сатып алучыларны алдау очраклары да юк түгел. Кулланучыларның бик үк грамоталы булмавыннан кайбер сәүдә оешмалары оста файдаланып, акча эшләү ягын карый. Кайбер кешеләр алдануларын аңлап, үз хокукларын яклауны сорап...

Югары интеллектуаль технологияләр көндәлек тормышыбызга көннән-көн ныграк үтеп керә бару сату-алу эшләрендә дә төрлечә чагылыш таба. Заманча техникадан артык хәбәрдар булмаган сатып алучыларны алдау очраклары да юк түгел. Кулланучыларның бик үк грамоталы булмавыннан кайбер сәүдә оешмалары оста файдаланып, акча эшләү ягын карый. Кайбер кешеләр алдануларын аңлап, үз хокукларын яклауны сорап Роспотребнадзор, дәүләт алкоголь инспекциясе, прокуратурага мөрәҗәгать итә. Шәһәребез кулланучылары соравы буенча, шәһәр прокуратурасы, дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге хезмәткәре белән берлектә, азык-төлек һәм алкоголь эчемлекләр сатучы "Никлипс", "Чаллы икмәге" ҖЧШ сәүдә челтәренә караган кибетләрне тикшерде. Исерткеч эчемлекләр сатуда кагыйдә бозу табылмаса да, срогы чыккан товарлар сату, кулланучы өчен тиешле мәгълүматның булмавы ачыкланды. "Никлипс" сәүдә челтәре кибетләрендә "Кулланучылар хокукын яклау турындагы" Законның 10 маддәсе 1 нче бүлеге нигезендә кагыйдә бозу билгеләнде. Биредә ит ярымфабрикатларында, йомыркада маркировка булмау, эшләнү вакыты күрсәтелмәү ачыкланды. Ә сарымсаклы сало һәм Дубки ит комбинаты җитештергән колбасаның куллану срогы чыгуы мәгълүм булды.

Шундый ук кагыйдә бозулар "Чаллы икмәге"ндә дә күзәтелде. Алар үзләре җитештергән ит ярымфабрикатларын, Чувашиядән кайтартылган йомырканы тиешле таләпләрсез саткан. Ә "Чаллы ите" җәмгыяте җитештергән ветчинаның срогы чыгуы билгеле булды.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, РФ Админстратив хокук бозулар кодексының 14.15 маддәсе нигезендә 6 сатучы һәм кибетләрнең директорлары җавапка тартылды. Кулланучыларның сатып алганда товарга игътибарлы булуы сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Игътибар җитми
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Закон һәм кеше