Закон һәм кеше

Игътибарсыз эш нәтиҗәсе

Зәй шәһәр суды 31 яшьлек шәһәрдәшебезгә карата РФ Җинаять кодексының 293 маддәсе 1нче бүлеге нигезендә хөкем карары чыгарды. Суд эше барышында эчке эшләр бүлеге патруль-пост хезмәте полиция хезмәткәренең, җәмәгать урынында алкоголь кулланган хәлдә булган кешеләргә карата беркетмә төзүе тикшерелде. Ул беркетмә төзегәндә, паспортларын карамыйча, спиртлы эчемлек кулланучылар әйткән исем-фамияләргә таянып...

Зәй шәһәр суды 31 яшьлек шәһәрдәшебезгә карата РФ Җинаять кодексының 293 маддәсе 1нче бүлеге нигезендә хөкем карары чыгарды.

Суд эше барышында эчке эшләр бүлеге патруль-пост хезмәте полиция хезмәткәренең, җәмәгать урынында алкоголь кулланган хәлдә булган кешеләргә карата беркетмә төзүе тикшерелде. Ул беркетмә төзегәндә, паспортларын карамыйча, спиртлы эчемлек кулланучылар әйткән исем-фамияләргә таянып кына документ тутыруда гаепләнә. Ә РФ админстратив хокук бозулар кодексының 20.21 маддәсе нигезендә җавапка тартылучылар, билгеләнгән вакытта җәмәгать тәртибен бозмаулары турында хәбәр итеп судка мөрәҗәгать итә. Полиция хезмәткәренең игътибарсыз эше нәтиҗәсендә закон тарафыннан якланучы гражданнарның иреге бозылган, ә чынлап торып җәмәгать тәртибен бозучылар җавапка тартылудан качып калган, дип билгеләнә. Һәм суд аңа 30000 сумга штраф түләү карары чыгара, әлегә карар үз көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Игътибарсыз эш нәтиҗәсе
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Закон һәм кеше