Агымдагы елның 8 аенда районда икътисад өлкәсендә 25 җинаять ачыкланган, шуларның 5се - коррупция юнәлешендә. Коррупциячел җинаять кылган өчен 4 вазифаи зат җаваплылыкка тартылган. Әлеге саннар район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышында яңгырады. Утырыш көн тәртибендә эчке эшләр бүлегенең 8 айда әлеге юнәлеш буенча эшчәнлеге, муниципаль милекне...
Агымдагы елның 8 аенда районда икътисад өлкәсендә 25 җинаять ачыкланган, шуларның 5се - коррупция юнәлешендә. Коррупциячел җинаять кылган өчен 4 вазифаи зат җаваплылыкка тартылган.
Әлеге саннар район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышында яңгырады. Утырыш көн тәртибендә эчке эшләр бүлегенең 8 айда әлеге юнәлеш буенча эшчәнлеге, муниципаль милекне арендага бирүдән алынган керемнәр һәм арендага милек буенча коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне кайтару, торак төзү өчен җир участоклары бүлеп бирү, биналарны арендага бирү, муниципаль милеккә инвентаризация үткәрү һәм аны файдалануның нәтиҗәлелеген бәяләү тәртибе, "2013 елга кадәр авылның социаль үсеше" федераль программасы кысаларында авылда яшәүче яшь гаиләләр һәм яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү һ.б. мәсьәләләр тикшерелде.
Эчке эшләр бүлеге башлыгы Ринат Рәхмәтуллин агымдагы ел башыннан районда мошенниклык кебек җинаятьнең 6,5 мәртәбә артуын (15 очрак), вазифаи җинаятьләрнең - 2, ришвәт алуның 1 очрагы ачыклануын, шул ук вакытта милеккә хуҗа булу (4 очрак) фактлары һәм кредит-банк өлкәсендә (1 очрак) җинаятьләрнең кимүен белдерде.
Муниципаль милекне арендага бирүдән алынган керемнәр буенча (2012 елда һәм быелның 6 аенда) тикшерүләр нәтиҗәсен исәп-хисап палатасы рәисе Саимә Миннебаева бәян итте. Тикшерүләр бу юнәлештә шактый гына җитешсезлекләр булуын ачыклаган. Нәтиҗәдә бюджетка 53195 сум акча керми калган.
Утырышта федераль, республика программалары кысаларында тиешле эшләр башкарганда закон таләпләрен төгәл үтәү, коррупцион гамәлләргә юл куймау мәсьәләләре дә каралды.
-Барлык эшчәнлек үтә күренмәле булырга, тиешле таләпләр катгый үтәлергә тиеш, - ди район башлыгы Татьяна Воропаева.
Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча район башлыгы урынбасары Валентина Мещанова комиссия әгъзаларын "көнкүреш" коррупциясен минимизацияләү планы белән таныштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев