Россия Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе алькоголь эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утыручыларны ачыклау максатында махсус рейдлар үткәрүне активлаштырды. Бигрәк тә бәйрәм көннәреннән соң юлдагы һәр транспорт чарасын туктатып тикшерүләр уздыру гамәлгә кертелә. Чөнки статистика буенча, ел саен исерек машина йөртүче гаебе белән илдә 2000нән артык кешенең гомере өзелә. Чираттагы...
Россия Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе алькоголь эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утыручыларны ачыклау максатында махсус рейдлар үткәрүне активлаштырды. Бигрәк тә бәйрәм көннәреннән соң юлдагы һәр транспорт чарасын туктатып тикшерүләр уздыру гамәлгә кертелә. Чөнки статистика буенча, ел саен исерек машина йөртүче гаебе белән илдә 2000нән артык кешенең гомере өзелә.
Чираттагы махсус рейдлар барышында республика юлларында 8-10 мартта 200гә якын исерек машина йөртүче тоткарланган.
Безнең районда юл хәрәкәте инспекторлары 3 кешегә карата беркетмә төзегән. Агымдагы елның ике аендә районда салган хәлдә руль артына 34 кеше утырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев