Юлларның куркынычсызлыгы безнең һәрберебездән - транспорт белән идарә итүчеләрдән, җәяүлеләрдән, аларның кагыйдәләрне төгәл үтәп, бер-берсенә игътибарлы булуыннан да тора. Юлларда каядыр ашыгу, кабалану сәбәпле юл йөрү кагыйдәләрен бозу аяныч нәтиҗәләргә китерүен һәркем белә, ә законны бозгансың икән, тиешле җәзасын - штрафларны да вакытында түләргә кирәк. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе...
Юлларның куркынычсызлыгы безнең һәрберебездән - транспорт белән идарә итүчеләрдән, җәяүлеләрдән, аларның кагыйдәләрне төгәл үтәп, бер-берсенә игътибарлы булуыннан да тора. Юлларда каядыр ашыгу, кабалану сәбәпле юл йөрү кагыйдәләрен бозу аяныч нәтиҗәләргә китерүен һәркем белә, ә законны бозгансың икән, тиешле җәзасын - штрафларны да вакытында түләргә кирәк.
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре, суд приставлары, эчке эшләр бүлегенең участок вәкаләтлеләре белән берлектә рейдларга чыгып, штрафлардан качып йөрүчеләрне ачыклау буенча эшне тагын да активлаштырды. Әлбәттә, рейдлардан без - массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә читтә калмыйбыз.
Чираттагы рейд Җиңү проспектында узды. Төп игътибар алкоголь кулланган хәлдә руль артына утыручыларны, кагыйдә бозган өчен салынган штрафларны үз вакытында түләмәүчеләрне, балаларны машиналарда махсус җайланмалар белән утыртып йөртмәүче-ләрне, саклык каешларын эләктермәүчеләрне, юл аша тиешле урыннан чыкмаучы җәяүлеләрне, суд карарын үтәми, качып йөрүчеләрне, шул исәптән алимент түләмәүчеләрне ачыклауга бирелде.
Туктаткач, күпләрнең башыннан тиз генә машинасы һәм үзе белән бар нәрсә дә тәртиптәме, юкмы икән дигән уй яшен тизлеге белән үтә. Берәүләр рейдлар үткәрелү онытылыбрак торган штрафлары турында искә төшереп, тиз генә чарасын күрергә кирәклеген этәрү дип исәпләсә, икенчеләр туктатып вакытны аласыз, дип сукрана. Әмма, ничек кенә булмасын, рейдлар нәтиҗәсендә "гөнаһлары" булганнар шактый тоткарлана. ЮХИДИ хезмәткәрләре дә, суд приставлары да, интернет ярдәмендә машина йөртүченең таныклык мәгълүматы буенча кемнең нинди бурычы булуын ачыклап, явыз ният белән качып йөрүчеләрдән шунда ук кыйммәтле әйберләрен конфискацияли.
-Агымдагы ел башыннан без явыз ният белән качып йөрүче, эше суд приставларында булган 15 кешене тоткарладык. Йортларга, фатирларга йөреп бурычлыларны тотуга карый, бу форма отышлырак. Күп очракта кешеләр өйдә булмый. Ә машинада һәркемнең үзе белән документы бар, бурычлы икәнен ачыклагач, запас машина тәгәрмәчен, автомагнитоласын һ.б. алырга мөмкин. Гомумән, бу - закон таләбен катгый үтәтүнең бер алымы, - ди башкарма суд приставы Рушат Бәхтивә-лиев.
Бу юлы да явыз ниятлеләрне тоткарларга мөмкин булды. Әлбәттә, мондый категория белән эшләү җиңел түгел. Мәсәлән, алимент түләмәүче ир-егетләрне тоткарлагач, аларның баласына тиешле акчаны түләмәү өчен әллә нинди ялганнарга баруын, мескенләнүен күрү уңайсызландыра. "Хәтәр" генә машиналарда йөрергә мөмкинлек бар, ә бала өчен акча кызганыч бу адәмгә дип уйлап куясың.
Юл хәрәкәте кагыйдәсен бозучылар да шактый тоткарланды рейд барышында. РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе буенча штрафларын үз вакытында түләмәгән ике машина йөртүче тоткарланды. Тагын юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 50 беркетмә төзелде. Шуларның 5се - балаларын махсус җайланмалар белән утыртып йөртмәүче, 21е саклык каешын эләктермәүчегә.
- Быел өч айда Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе нигезендә 101 кеше җавапка тартылды. Шуларның 38енә 15 тәүлеккә кадәр арест салынды. Узган ел исә бу вакытка 47 кеше җавапка тартылып, 15енә арест салынган иде. 24 - 29 мартта исерек килеш руль артына утыручы 4 кеше тоткарланды. Киләсе айдан рейдларда тагын бер яңа форма гамәлгә кертергә исәплибез. Штрафлары җыелган, бурычлары булган кешеләргә ЮХИДИ машинасында урнаштырылган махсус аппарат ярдәмендә банк карточкалары аша түләү мөмкинлеге булдырылачак. Бу исә бурычлылар санын тагын да киметер дип исәплибез, - ди ЮХИДИ башлыгы Вадим Васильев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев