Закон һәм кеше

Катлаулы социаль күренеш

"Коррупция" сүзен ишеткәч, россиялеләр аңында бу төшенчәгә төрлечә мәгънә салына. Һәркем аңа үз төсмерен бирә. Чөнки әлегә кадәр коррупция төшенчәсенең законлы билгеләмәсе булмады. Теоретик бәхәсләрдә галимнәр үз төшенчәләрен, кайбер очракта бер-берсеннән нык аерылып торганнарын тәкъдим иттеләр. Коррупция - барыннан да элек идарә аппаратына зыян китерүче катлаулы социаль күренеш. Ул дәүләт...

"Коррупция" сүзен ишеткәч, россиялеләр аңында бу төшенчәгә төрлечә мәгънә салына. Һәркем аңа үз төсмерен бирә. Чөнки әлегә кадәр коррупция төшенчәсенең законлы билгеләмәсе булмады. Теоретик бәхәсләрдә галимнәр үз төшенчәләрен, кайбер очракта бер-берсеннән нык аерылып торганнарын тәкъдим иттеләр.

Коррупция - барыннан да элек идарә аппаратына зыян китерүче катлаулы социаль күренеш. Ул дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан үз хезмәт урыннарыннан шәхси баю өчен явыз максатларда аңлы рәвештә файдалануда чагыла. Ахыр чиктә, болар барысы да хакимиятнең таркалуына китерә. Алда әйтеп үтелгәнчә, борынгы заманнарда ук туып, коррупция хәзер дә дөньяның барлык илләрендә яшәвен дәвам итә. Катлаулы күренеш буларак ул бик күп билгеләмәләргә ия.

Кайсы даирәдә таралыш алуыннан чыгып, коррупциянең түбәндәге төрләрен билгеләргә мөмкин: дәүләт идарәсе өлкәсендәге коррупция; парламент коррупциясе; предприятиеләрдәге коррупция.

Дәүләт идарәсе өлкәсендәге коррупция дәүләт хезмәткәре (чиновник) дәүләт ресурслары белән эш йөрткәнлектән һәм, дәүләт белән җәмгыять мәнфәгатьләрен исәпкә алмыйча, үз файдасына карарлар кабул итә алганлыктан барлыкка килә.

Парламент коррупциясе. Сайлаулар вакытында сайлаучыларның тавышларын сатып алу шулай ук коррупциягә керә. Конституция буенча һәр сайлаучы аерым вәкаләтләргә ия. Әлеге вәкаләтләрне ул сайлана торган затка, депутатка бирә. Сайлаучы аны, мәнфәгатьләреннән чыгып, ирекле рәвештә хәл итәргә тиеш. Ә тавышларны сатып алган очракта сайлаучы белән кандидат үзара алыш-бирешкә керә, сайлаучы акча ала яисә башка төрле уңайлыклардан файдалана, ә кандидат хакимият ресурсына ия була. Алга таба ул бу ресурсны үзе теләгәнчә куллана ала, һәм бу һәр очракта да сайлаучы файдасына булмаска мөмкин.

Предприятиеләрдәге коррупция нәрсәдән гыйбарәт? Коммерциячел яисә иҗтимагый оешма хезмәткәре чит ресурслар белән эш итә һәм шуның исәбеннән законсыз байый. Табигый ки, аның бу гамәле үз файдасына юнәлгән булып, предприятие, оешма мәнфәгатьләренә зарар сала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Катлаулы социаль күренеш
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Закон һәм кеше