Закон һәм кеше

Кая барабыз?

1 сентябрь - балачакның, мәктәп елларының онытылмас күңелле мизгелләре булып хәтердә калырга тиешле көн. Тик менә районыбызның бер кечкенә авылында матур мәктәп формаларын әзерләп, иртәгә беренче уку көненә барам дип әзерләнгән 11 яшьлек кыз бала өчен быелгы Белем көне гомере буена онытылмаслык авыр, күңелләрне яралаган тетрәндергеч вакыйга булып кала. Укучы...

1 сентябрь - балачакның, мәктәп елларының онытылмас күңелле мизгелләре булып хәтердә калырга тиешле көн. Тик менә районыбызның бер кечкенә авылында матур мәктәп формаларын әзерләп, иртәгә беренче уку көненә барам дип әзерләнгән 11 яшьлек кыз бала өчен быелгы Белем көне гомере буена онытылмаслык авыр, күңелләрне яралаган тетрәндергеч вакыйга булып кала.

Укучы балага карата җенси ихтыяҗын канәгать-ләндерергә теләгән ир-егет турындагы хәбәр яшен тизлегендә бөтен район халкына таралды. Чөнки мондый хәлләрне еш ишетергә туры килсә дә, янәшәдә генә нәкъ менә шундый җинаятьчел гамәлләргә, әле сабый гына булган кыз балага кул күтәрергә җөрьәт итәрдәй кешеләр булуына ышанасы да килми.

РФнең Татарстан буенча тикшерү комитеты идарәсе Тукай районара тикшерү бүлеге мәгълүматы буенча, әлеге җинаятьтә 23 яшьлек Зәй кешесе гаепләнә. Ул кулга алынып, РФ Җинаять кодексының 132нче маддәсе 4нче бүлеге (14 яше тулмаганнарга карата җенси характерда көч куллану гамәлләре кылган өчен) нигезендә тикшерелә. Хәер, әлеге егет турындагы хәбәргә аны якыннан белгән кешеләр аптырап калды. Әйбәт, тәртипле гаиләдә, карап торырга шундый акыллы егетнең башка сыймаслык гамәл кылуына ышануы авыр, диючеләр аз түгел. Әмма ни кызганыч, егет яшь кыз бала тормышын да, үзенекен дә боза.

Тикшерүчеләр белдерүенчә, агымдагы елның 1 сентябре төнендә, кечкенә авылда яшәүче күпбалалы гаиләдә кылына бу куркыныч җинаять. Әниләре дәваханәгә киткәндә, өйдә калучы өч баланы сеңлесенә карап, тәрбияләп торырга кушып калдыра (ул балаларын ялгызы тәрбияли торган була). Ә аяныч төнгә каршы кичтә авылга кунакка шәһәрдән машина белән дүрт егет килеп төшә. Шактый кәефле егетләр маҗара эзли башлый. Берсе машинада утырып кала, ә өч егет кечкенә бала белән калган, әлеге 19 яшьлек кыз янына өйгә керергә ният кыла. Егетләрнең җинаять кылуда шикләнелүчесе кыз белән элегрәк тә таныш була, күрәсең шуңа да үзен иркенрәк тота. Аш бүлмәсендә алкоголь эчемлекләр эчеп алгач, үзен иркен хис итүче егет өй буйлап "сәяхәткә" керешә. Һәм бу вакытта күрше бүлмәдә йоклап ятучы 11 яшьлек кыз балага тап була. Шул арада ул йоклап ятучы балага физик көч кулланып, үзенең җинаятьчел гамәлен кылуга керешә. Бу вакытта бүлмәгә баланың апасы - 19 яшьлек кыз килеп керә. Мондый хәл башына да килмәгән кыз егеткә кычкыра, йорттан куа башлый. Үзенә карата мондый мөнәсәбәтне көтмәгән егет агрессивлана, алар арасында үзара сугыш чыга. Тавышка аш бүлмәсендә калган егетләр, алар янына чыгып, иптәшен тиз генә алып, йорттан чыгып китү ягын карыйлар. Чарасыз калган кыз баланың әнисенә шалтырата, ә ана кеше хокук саклау органнары хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә. Җинаять кылынган урынга тиз арада оператив төркем чыгып, тикшерү эшләре башлана. Алар бу гамәлне кылуда шикләнелүченең эзенә бик тиз төшәләр. Ул районның бер авылында туганы йортында тоткарлана. Үзенең яман гамәл кылуын шунда ук таный.

Кулга алынган егеткә карата эш кузгатыла. Соңгы вакытта үзәк матбугат аша өлкән кеше-ләрнең балаларга, яшүсмерләргә карата җенси характерда көч куллануы турында еш ишетергә туры килә. Шуңа күрә мондый җинаять кылучының әлеге уңайдан психик тайпылышы булу-булмауга да җитди тикшерү үткәрелә.

Хәзерге вакытта кызчык мәктәпкә йөри, иптәшләре белән аралаша. Шулай да, үзенә карата явыз гамәл кылган начар абыйны ул тиз генә оныта да, кичерә дә алмас, мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Кая барабыз?
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Закон һәм кеше