2011 елда кулланучылардан, хокукларын яклауны сорап, 215 мөрәҗәгать кергән. Шуларның сәүдә челтәренә - 85,1, көнкүреш хезмәтләре күрсәтүгә - 9,8, торак-коммуналь хезмәтләргә - 0,9, башка төрле хезмәтләргә 4,2 проценты туры килә. Тикшерүләр нәтиҗәсе буенча, мөрәҗәгатьләрнең 85,4 проценты кулланучылар файдасына хәл ителгән. Бу хезмәт күрсәтүче оешмаларның «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законны төгәл...
2011 елда кулланучылардан, хокукларын яклауны сорап, 215 мөрәҗәгать кергән. Шуларның сәүдә челтәренә - 85,1, көнкүреш хезмәтләре күрсәтүгә - 9,8, торак-коммуналь хезмәтләргә - 0,9, башка төрле хезмәтләргә 4,2 проценты туры килә. Тикшерүләр нәтиҗәсе буенча, мөрәҗәгатьләрнең 85,4 проценты кулланучылар файдасына хәл ителгән. Бу хезмәт күрсәтүче оешмаларның «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законны төгәл үтәмәүләре хакында сөйли. Соңгы вакытта кулланучылардан кергән сораулар һәм аларга җаваплар газета укучыларга файдалы булыр.
Сорау: Мин автомобильне ремонтлау өчен автосервиста килешү төзедем. Ләкин килешүдә заказның үтәлү вакытын күрсәтүдән баш тарттылар. Автосервис хезмәткәрләре дөрес эшләдеме?
Җавап: "Автомототранспорт чараларын төзәтү, аларга техник хезмәт күрсәтү" кагыйдәләре буенча (РФ Хөкүмәте карары белән 2001 елның 11 апрелендә чыккан) килешү документларында оешманың тулы исеме, адресы; шәхси эшмәкәр булган очракта, аның исем-фамилиясе тулысы белән күрсәтелергә тиеш. Шулай ук заказның кабул ителү, үтәлү вакыты куелу да мәҗбүри. Хәтта транспорт чарасын яки башка техниканы этаплап төзекләндергәндә дә, аның һәр этап срогын күрсәтү мөһим.
Автосервиста автомобилемне төзекләндерү өчен берничә көнгә калдырып китәргә туры килгәч, сервис хезмәткәрләреннән автомобильне кабул итү-кире тапшыру турында акт бирүләрен сорадым. Ләкин миңа килешү документыннан башка документ бирелми, дип җавап кайтардылар. Законда бу мәсьәлә ничек каралган?
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2001 елның 11 апрелендә чыккан 290нчы карары нигезендә, әгәр дә кулланучы автомототранспортын хезмәт күрсәтүче оешмага калдырып китә икән, моның өчен заказ үтәүче килешү документы белән бергә кабул итү-тапшыру актын да бирергә тиеш. Һәм анда транспорт чарасының дефектлары, запас частьларның төгәл исеме, бәясен күрсәтү сорала. Акт заказ үтәүче һәм кулланучы тарафыннан имзаланып, аның бер нөсхәсе кулланучыга бирелә.
Автосервиста автомобилемне төзекләндергәндә, кирәкле запас частьны үзем алып, автосервис хезмәткәренә бирдем. Икенче көнне миңа әлеге запас частьның эш барышында ватылуын, хәзер яңаны сатып алырга кирәк булуын хәбәр иттеләр. Мин яңадан запас часть алырга тиешме?
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2001 елның 11 апрелендә чыккан 290нчы карары нигезендә автомобильне төзекләндерүгә алынучы эш барышында нинди дә булса запас частьны ватса яки транспорт чарасына зыян китерсә, аны нәкъ шундый запас часть белән төзекләндерергә, ә андый сыйфаттагысын тапмаган очракта, икеләтә бәядә кулланучыга түләргә тиеш.
Мин кафеда банкет үткәрергә заказ бирдем. Банкет барышында кайбер ризыкларның бозылган булуы ачыкланды. Мин бәяне төшертә аламмы?
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1997 елның 15 августында кабул ителгән 1036нчы карары нигезендә хезмәт күрсәтүче тиешле таләпләргә җавап бирерлек сыйфатлы ризык әзерләргә тиеш. Ә таләп үтәлмәгәндә, кулланучы ризыкларны сыйфатлыга алыштырта, аның бәясен төшертә, шул ук ризыкны кабат әзерләттерә ала. Ә инде килешүдә каралган пунктлар тупас бозылса, кулланучыга килешүне бөтенләй өзәргә мөмкин.
Ерак арага поездда бару өчен алынган билетны кире тапшырырга теләгән идем. Аны миннән кире алмадылар. Акчаны кире кайтаруны таләп итү мөмкинме?
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2005 елның 2 мартында чыккан 111нче карары нигезендә поезд кузгалырга 8 сәгать вакыт калганчы билетны кассага тапшырган очракта, билет бәясе һәм плацкарт бәясе тулысы белән кайтарыла. Ә 8 сәгатьтән 2 сәгатькә кадәр ара калган вакытта билет бәясе тулысы белән, плацкарт бәясенең 50 проценты кайтарыла. Ә 2 сәгатьтән дә ким вакыт калганда, билет бәясен кайтару мөмкин, плацкарт бәясе кире кайтарылмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев