Закон һәм кеше

Наркотикка үрелгәнче – уйла!

Татарстан территориясенә соңгы вакытта моңарчы бездә билгеле булмаган наркотик матдәләр үтеп керде. Соңгысы почта аша Венгриядән Казанга җибәрелгән посылкада табыла. Наркодиллерлар үзләренә файда эзләп, яшьләрне агулауның нинди генә юлларын тапмый. Шуңа күрә кемнеңдер мәкерле тозагына эләкмәс өчен сак булырга кирәк. Узган ел районда эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре кузгаткан наркотиклар белән...

Татарстан территориясенә соңгы вакытта моңарчы бездә билгеле булмаган наркотик матдәләр үтеп керде. Соңгысы почта аша Венгриядән Казанга җибәрелгән посылкада табыла. Наркодиллерлар үзләренә файда эзләп, яшьләрне агулауның нинди генә юлларын тапмый. Шуңа күрә кемнеңдер мәкерле тозагына эләкмәс өчен сак булырга кирәк.

Узган ел районда эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре кузгаткан наркотиклар белән бәйле 17 җинаять эшенең 16сы ясалма наркотик әзерләү һәм аны саклауга кагыла. Әлеге җинаятьләрне ачу барышында 1616 грамм төрле наркотик матдә табып алынган. Алдагы ел белән чагыштырганда, табылган наркотиклар күләме шактый артык (2010 елда 771 грамм булган). Наркотик матдәләр төре арту аеруча борчуга сала. Моннан тыш, наркоманнарның кайбер кыргый үсемлекләрдән наркотик матдә ясап куллану очраклары бар. Моңа мисал итеп шәһәр прокуратурасында тикшерелгән бер җинаять эшенә күз салыйк.

2011 елның көзендә бер авылда участок инспекторлары ташландык фермалар артында ниндидер кыргый үлән җыючы ике ир-егетне тоткарлый. Участок инспекторлары бирегә әлеге үләннең киндергә охшавы һәм алар тирәсендә таныш булмаган кешеләр кайнашуы турында хәбәр алгач килә. Тиз арада аны ачыклау эшенә керешелә. Экспертиза үләннең кыргый киндер булуын ачыклый. Җыелган үләнне киптергәч, 88,36 грамм каннабис (марихуана) чыгуы ачыклана. Россия Хөкүмәтенең 681нче карары нигезендә каннабис (марихуана) наркотик һәм психотроп матдәләр исемлегендә беренче булып тора.

Кыргый үлән җыючыларның берсе аны үзе куллана икән, ә иптәшен ярдәмгә алып килә. Суд аңа карата өч елга шартлы хөкем карары чыгарды. Шушы вакыт эчендә ул үзенең наркотиктан ваз кичүен дәлилләргә, җәмәгать тәртибен бозмаска тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Наркотикка үрелгәнче – уйла!
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Закон һәм кеше