Закон һәм кеше

Нәтиҗәсе юк түгел

Җәмәгать тәртибен бозуга, төрле хулиганлык гамәлләре кылуга юл куймау, эчке эшләр бүлеге һәм җәза үтәтү инспекциясендә исәптә торучылар белән үткәрелүче профилактик чараларның нәтиҗәлелеген күтәрү максатында районда 16-26 мартта «Уголовник» операциясе үткәрелде. Ун көн дәвамында участок уполномоченныйлары, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге, җәза үтәтү инспекциясе хезмәткәрләре бергәләп статистик мәгълүматлар буенча иң...

Җәмәгать тәртибен бозуга, төрле хулиганлык гамәлләре кылуга юл куймау, эчке эшләр бүлеге һәм җәза үтәтү инспекциясендә исәптә торучылар белән үткәрелүче профилактик чараларның нәтиҗәлелеген күтәрү максатында районда 16-26 мартта «Уголовник» операциясе үткәрелде.

Ун көн дәвамында участок уполномоченныйлары, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге, җәза үтәтү инспекциясе хезмәткәрләре бергәләп статистик мәгълүматлар буенча иң күп тәртип бозу күзәтелгән урыннарда булдылар, шартлы хөкем карары чыгарылганнар белән очрашып, җитди профилактик сөйләшүләр алып бардылар. Бу чорда «кыек эшләре» өчен исәпкә алынган кешеләр белән эшләүгә зур игътибар бирелде. Чөнки араларында иректән мәхрүм итми генә төзәлү мөмкинлеге бирелүчеләрнең моны аңлап бетермәү яки "онытып" җибәрү очраклары булгалый. Җәза үтәтү инспекциясе башлыгы Лидия Архипова әйтүенчә, әлеге категориягә керүчеләр операция барышында аеруча җентекле тикшерү узган.

- Хәзерге вакытта районда шартлы рәвештә хөкем ителгән 295 кеше исәптә тора. Без аларның һәрберсен полиция хезмәткәрләре белән берлектә яшәү, эш урыннарына барып, яки үзләрен инспекциягә чакыртып тикшерүләр үткәрдек, - ди ул.

295 кешенең 22се - мәҗбүри хезмәткә, 29ы - хезмәт белән төзәтү эшләренә, 242се шартлы төзәтү эшләренә билгеләнгән, 2 хатын-кызга, баласына 14 яшь тулганчы, шартлы хөкем кичектерелә. Операция барышында исәптә торучы 15 кешене эшле итү максатында мәшгульлек үзәге аша "Яшелләндерү хуҗалыгы" предприятиесенә эшкә җибәрү хәл ителде. Шартлы хөкеме булып та, җәмәгать тәртибен бозган 3 кешегә карата җәза срогы арттырылды.

- Мондый хулиганлык гамәлләре кылучыларга карата катгый чаралар күрергә кирәк. Чөнки бер мәртәбә хөкем ителүчеләрнең якынча 10 проценты яңадан суд эскәмиясенә утыра. Ә аларны даими контрольгә алып, "каешны ныграк кысып" тотсаң, нәтиҗә сизелә, - ди Лидия Архипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Нәтиҗәсе юк түгел
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Закон һәм кеше