Закон һәм кеше

Пенсияне ничек дөрес итеп рәсмиләштерергә?

Пенсия фонды идарәсе пенсия билгеләү вакытын кыскарту өчен алдагы ике елда пенсиягә китәчәк гражданнарга документларны үз вакытында тапшыру кирәклеген искәртә. Моның өчен пенсиягә чыгарга 6 ай кала документларны тапшыру мөһим. Нәтиҗәдә булачак пенсионерлар һәм идарә белгечләренең хезмәт стажы, шулай ук хезмәтнең ташламалы төре һәм иминиятләнгән затларның хезмәт хакын дәлилләүче документларны...

Пенсия фонды идарәсе пенсия билгеләү вакытын кыскарту өчен алдагы ике елда пенсиягә китәчәк гражданнарга документларны үз вакытында тапшыру кирәклеген искәртә. Моның өчен пенсиягә чыгарга 6 ай кала документларны тапшыру мөһим. Нәтиҗәдә булачак пенсионерлар һәм идарә белгечләренең хезмәт стажы, шулай ук хезмәтнең ташламалы төре һәм иминиятләнгән затларның хезмәт хакын дәлилләүче документларны сорау өчен өстәмә вакыты булачак.

Пенсия билгеләтү өчен түбәндәге документлар кирәк: паспорт; иминият таныклыгы; хезмәт кенәгәсе; хәрби билет; 2000-2001 елларда эшләмәгән очракта яки бу периодта уртача хезмәт хакы 1800 сумнан артык булмаганда - 2002 елның 1 гыйнварына кадәр теләсә кайсы периодка рәттән 60 ай өчен хезмәт хакы турында белешмә; инвалидлык бирелү турында МСЭ белешмәсе (инвалидлык буенча пенсия билгеләтүне сорап мөрәҗәгать иткәндә); туендыручыны югалту буенча таныклык (туендыручы үлгән очракта пенсия билгеләтүгә мөрәҗәгать иткәндә); аның белән туганлык мөнәсәбәтләрен раслаучы белешмә.

Моннан тыш, аерым очракларда түбәндәге документлар таләп ителә: исем, әтисенең исеме, фамилияне алмаштыру турында; гаиләнең эшкә яраклы булмаган кешеләре турында; Россия Федерациясе территориясендә фактта яшәү урыны һәм килү вакыты; Россия гражданинының РФ территориясеннән читтә яшәвен раслаучы белешмә.

Пенсия фонды белгечләре, документларны тикшереп, башка мөһим документларны ничек алырга кирәклеген, пенсия билгеләтү өчен нинди хезмәт хакы яхшырак булуын аңлатырлар, кирәк булганда, тикшерүләр үткәреп, хезмәт пенсиясенә хокукны расларлар. Пенсия билгеләү өчен мөһим булган документларга алдан бәя бирү пенсияне үзвакытында алу мөмкинлеге бирә.

Кадрлар хезмәтләре һәм эшләмәүче гражданнар - пенсия фонды идарәсенә, ә эшләүчеләр үзләре эшли торган предприятие-оешманың кадрлар хезмәтенә мөрәҗәгать итә ала.

З. Йосыпова,

пенсия фонды идарәсе башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Пенсияне ничек дөрес итеп рәсмиләштерергә?
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Закон һәм кеше