Закон һәм кеше

Ринат РӘХМӘТУЛЛИН: «Эшкә ныклап тикшереп алачакбыз»

Казандагы «Дальний» 9нчы полиция бүлегендә булган гадәттән тыш хәл турында хәбәрдән исебезгә килергә дә өлгермәдек, үзебезнең эчке эшләр бүлеге хезмәткәренә карата кылынган җинаять тагын бер кат тетрәнергә мәҗбүр итте. Газета укучыларыбызга әлеге ике очрак буенча аңлатманы район эчке эшләр бүлеге башлыгы Ринат Рәхмәтуллин бирә. - Соңгы вакытта кешеләрнең бер-берсенә карата...

Казандагы «Дальний» 9нчы полиция бүлегендә булган гадәттән тыш хәл турында хәбәрдән исебезгә килергә дә өлгермәдек, үзебезнең эчке эшләр бүлеге хезмәткәренә карата кылынган җинаять тагын бер кат тетрәнергә мәҗбүр итте. Газета укучыларыбызга әлеге ике очрак буенча аңлатманы район эчке эшләр бүлеге башлыгы Ринат Рәхмәтуллин бирә.

- Соңгы вакытта кешеләрнең бер-берсенә карата вәхшиләрчә кылануы башка сыймаслык хәл. Ләкин ничек кенә булмасын, без - хокук сагы хезмәткәрләре мондый җинаятьчеләрдән әйләнә-тирәдәгеләрне сакларга тиеш, ә җинаятьченең безнең арада полиция хезмәткәре булуы аеруча борчуга сала. Мәгълүм булганча, 10 мартта көндезге сәгать 3ләр тирәсендә ашыгыч медицина ярдәме бригадасы Казанның «Дальний» полиция бүлегеннән туры эчәге зарарланган Сергей Назаровны шәһәр хастаханәсенә китерә. Әмма табиблар аның гомерен коткарып кала алмый - ир-ат хастаханәдә җан бирә. Ләкин ул туганнарына үзен полиция бүлегендә җәзалауларын әйтеп өлгерә. Тикшерүләр фаразлаганча, әлеге ир-ат вак хулиганлык өчен тоткарланган була. Кешене җәзалау турындагы бу факт бөтен Татарстан полициясенә юылмаслык тап булып ятты. Узган җомгада бу мәсьәлә буенча шәхси состав белән сөйләшү өчен районга куратор, республика Эчке эшләр министрлыгының участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекләре идарәсе башлыгы урынбасары Геннадий Егоров килде. Ул һәм ТР тикшерү идарәсенең Түбән Кама районара бүлеге өлкән инспекторы Сергей Трошин полиция хезмәткәрләре белән сөйләшү-аңлату эшләре алып барды. Мондый гамәлләрне кылучы гына түгел, аны күреп торып, каршылык күрсәтмәүчеләрнең дә гаебе зур булуы искәртелде. Хәзер эчке эшләр бүлегенә эшкә алганда, һәркемне ныклап тикшереп, полициядә эшләүче хезмәткәр бу яңа кешегә ышаныч белдергәч кенә, сынау шарты белән эшкә алачакбыз. Әлегә хезмәткәрләрне яңадан аттестацияләү турында боерык юк. Ә Казандагы полиция хезмәткәрләре өчен кабат аттестацияләү булачак. Россия Федерациясе эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев безгә шәхси состав белән җентекле эшләүне йөкләде. «Ваемсызлык, контрольсезлек нәтиҗәсендә шундый җинаятькә юк куелган, димәк, личный состав белән эшләү җитми: личный состав белән даими аралашырга, аларны борчыган сорауларга җавап бирергә вакыт табыгыз! Шул вакытта коллективтагы атмосфераны тоя алырсыз. Җаваплылыкны бер-берең өстенә аудару да - хыянәт», - диде ул Казанда үткән очрашу барышында.

Район территориясендә булган соңгы авыр җинаятькә килгәндә, ул да кешенең психологик хәле белән бәйле. Әмма бу башкалар гомерен өзеп, сәламәтлеккә зыян салырга йөрергә хокук бирми. 14 мартта иртән дежур частьта «Энергетик» гаражлар ширкәте сакчысы шалтыратуы буенча 29 яшьлек ир-атның мәете табылу турында хәбәр алына. Оператив төркем тиз арада урынга чыгып тикшерү эше башлый. Мәетне аның туганнары табуы мәгълүм була. Якыннары әлеге ир-атның 13 мартта кичен автомобиленә вак-төяк төзекләндерү үткәрергә теләп, әлеге гараж ширкәтенә бер иптәше янына китүен әйтәләр. Кичен өенә кайтмагач, иртән аны эзләп, гараж хуҗасы өенә баралар. Ул аларга үз гаражының ачкычын бирә. Якыннары туганының мәетен гараждан табып ала. Тикшерү-оператив төркем гараж хуҗасын, шаһит буларак, сорау алырга эчке эшләр бүлегенә алып килә. Оперуполномоченный сөйләшүләр алып барганда, ул кинәт кенә чалбар балагыннан пычак чыгарып, полиция хезмәткәренә күп тапкыр тән җәрәхәте ясый. Хезмәткәр тиз арада үзәк дәваханәгә озатыла. Соңыннан әлеге ир-ат үз гаебен тулысынча таныды. Аның сүзләренчә, иптәше аңа яшәргә комачаулаган. Әлегә җинаять мотивы тулысынча ачыкланмаган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, гаепләнүче 1998 елда психиатрия хастаханәсендә дәвалану курсы узган. Хәзер тикшерү эше бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Ринат РӘХМӘТУЛЛИН: «Эшкә ныклап тикшереп алачакбыз»
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Закон һәм кеше