Шәһәр суды ришвәт бирүдә гаепләнүче бер эшмәкәргә карата хөкем карары чыгарды. Кукмара районы эшмәкәре полиция хезмәткәренә 5 мең сум акча биреп, административ җаваплылыктан котылмакчы була. Шәһәр прокуратурасы мәгълүматы буенча, агымдагы елның 14 гыйнварында эшмәкәр эчке эшләр бүлегендә административ хокук бозуга карата беркетмә язмауларын сорап мөрәҗәгать итә. Хөкем карары буенча ул...
Шәһәр суды ришвәт бирүдә гаепләнүче бер эшмәкәргә карата хөкем карары чыгарды.
Кукмара районы эшмәкәре полиция хезмәткәренә 5 мең сум акча биреп, административ җаваплылыктан котылмакчы була.
Шәһәр прокуратурасы мәгълүматы буенча, агымдагы елның 14 гыйнварында эшмәкәр эчке эшләр бүлегендә административ хокук бозуга карата беркетмә язмауларын сорап мөрәҗәгать итә. Хөкем карары буенча ул РФ Җинаять кодексының 291 маддәсе, 3нче бүлеге һәм 30 маддәсе, 3нче бүлеге нигезендә ришвәт күләменнән 30 мәртәбә артык суммада, ягъни 150 мең сум түләргә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев