Закон һәм кеше

Сак булыгыз!

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенә кагылышлы мошенниклык гамәлләренең соңгы вакытта аеруча артуы күзәтелә. Бигрәк тә юл-транспорт һәлакәтләренә очраучыларны акча түләп коткаруны тәкъдим итү очраклары еш була. Мошенниклар кемгә дә булса шалтыратып, аның якын туганы (улы яки абыйсы, энесе) юл-транспорт һәлакәтенә очравын әйтәләр. Бу куркыныч хәбәр аша кешегә тәэсир итә алуын...

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенә кагылышлы мошенниклык гамәлләренең соңгы вакытта аеруча артуы күзәтелә. Бигрәк тә юл-транспорт һәлакәтләренә очраучыларны акча түләп коткаруны тәкъдим итү очраклары еш була. Мошенниклар кемгә дә булса шалтыратып, аның якын туганы (улы яки абыйсы, энесе) юл-транспорт һәлакәтенә очравын әйтәләр. Бу куркыныч хәбәр аша кешегә тәэсир итә алуын аңлаган җинаятьче мәсьәләне уңай хәл итү өчен акча кирәк булуын искәртә. Тиз арада билгеле суммадагы акчаны тапшыру урыны яки счет әйтелә. Бөтен куйган шартларны үтәп, акча түләп туганын коткардым дип уйлаган кешенең соңыннан гына якынына шалтыратырга кирәклеге исенә төшә. Мәсәлән, 2011 елның 27 ноябрендә Чаллыда яшәүче бер ир-атның кәрәзле телефонына үзен ГИБДД инспекторы дип атаган берәү шалтыратып, юл һәлакәтенә очраган улын коткару өчен 100 мең сум акча кирәк булуын хәбәр итә. Һәм сумманы берничә кәрәзле телефон номеры счетына терминал аша салырга куша. Шуңа охшаш хәл агымдагы елның 26 гыйнварында Казанда яшәүче олы яшьтәге ханым белән дә була. Ике очракта да әлеге кешеләр мошенниклар тозагына эләгә.

Әлеге хәлләр булмасын өчен ГИБДД хезмәткәрләре халыкны мондый ялганнарга ышанмаска, уяу булырга чакыра. Билгесез кешеләр сезгә шалтыратканда, иң башта алар телгә алган якын кешегез белән элемтәгә керегез. Ә инде мошенникларның төрле хокук бозулар кылуына юл куймас өчен полиция органнарына хәбәр итү сорала.

Юл-транспорт һәлакәте килеп чыкканда, һәрхәлдә моның өчен җаваплы, кагыйдә бозган кешеләр ачыклана. Акча түләп кенә җаваплылыктан качып булмый. Ә инде инспектор язган беркетмә буенча тиешле штрафны 30 көн эчендә түләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Сак булыгыз!
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Закон һәм кеше