Россия Федерациясе Салым кодексының кайбер маддәләренә үзгәрешләр кертелде. Бу хакта без Татарстан буенча федераль салым хезмәтенең 11нче районара инспекциясе инспекторы Людмила Зуйкова белән сөйләштек. - Людмила Валерьевна, салым түләүчеләр көтеп алган иң мөһим яңалыклар нидән гыйбарәт? - Быелдан физик затларның 2009 елның 1 гыйнварына кадәр салым, пени, штрафлар буенча җыелган...
Россия Федерациясе Салым кодексының кайбер маддәләренә үзгәрешләр кертелде. Бу хакта без Татарстан буенча федераль салым хезмәтенең 11нче районара инспекциясе инспекторы Людмила Зуйкова белән сөйләштек.
- Людмила Валерьевна, салым түләүчеләр көтеп алган иң мөһим яңалыклар нидән гыйбарәт?
- Быелдан физик затларның 2009 елның 1 гыйнварына кадәр салым, пени, штрафлар буенча җыелган бурычлары бетерелә. Шулай ук дөрес итеп исәпләнмәгән салым, пени, штрафлар да юкка чыгарыла. Моның өчен гражданнарга салым инспекциясенә килү кирәк түгел. Бурычларны бетерү үзәкләштерелгән система аша башкарыла. Бу үзгәрешләр шәхси эшмәкәрләргә кагылмый.
Икенче яңалык балалар өчен салым чигерүләренә кагыла. 1 гыйнвардан беренче һәм икенче балага чигерү (вычет) элекке 1 мең сум урынына 1400 сум итеп билгеләнә. Ә өченче һәм аннан соңгы балаларга 3000 сум тәшкил итә. Шунысын да искәртик, 400 сум күләмендәге айлык стандарт салым чигерүе бетерелде.
- Милек, җир һәм транспорт салымнарын түләүдә үзгәрешләр бармы?
- Әйе, алдагы еллардан аермалы буларак, 2012 елда физик затлар милкенә салым ике срокта түгел, ә 1 ноябрьдән дә соңга калмыйча бер мәртәбә генә түләнә. Шулай ук җир салымы - 15 ноябрьгә, транспорт салымы 1 ноябрьгә кадәр түләнергә тиеш. Элекке салым турында өч белдерү кәгазе урынына берәү генә (ЕНУ) җибәреләчәк. Яңа бердәм белдерү кәгазенә мөһер, салым органы җитәкчесе имзасы, реквизитлар куелмый. Ул марттан башлап 1 июньгә кадәр почта аша җибәреләчәк яки салым түләүченең үз кулына тапшырылачак. Әгәр салым түләүче теркәлгән адрес буенча яшәмәсә, аннан салым кәгазен килеп алу сорала.
- Салым түләүчеләргә интернет-сервистан файдалану мөмкинлеге турында берничә сүз...
- Россия буенча "Салым түләүче физик зат өчен шәхси кабинет" дип аталган интернет-сервис эшли. Аның электрон адресы: www.nalog.ru. Әлеге сервис салым түләүчегә күпме бурычы булуын белергә, түләгән салымны контрольдә тотарга, белдерү һәм квитанцияләрне чыгарып, алар буенча салым түләргә, шәхси сораулар белән салым органнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирә. Сервиска кушылу өчен шәһәрнең Ленин урамы, 13нче йортында урнашкан салым инспекциясенә килеп, шәхесне аныклаучы документ күрсәтергә кирәк. Шуннан соң сезне интернет-сервиска тоташтыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев