Закон һәм кеше

Җаваплылыкка тартылдылар

Шәһәр прокуратурасы май-июнь айларында пассажирлар йөртүне оештырганда юл йөрү куркынычсызлыгы таләпләре үтәлеше буенча закон үтәлешен тәэмин итү буенча тикшерүләр үткәрде. Шәхси эшмәкәрләр К. М. Карпов ("Авторитет" транспорт компаниясе) һәм А. В. Ратников ("Тандемавто" компаниясе) тарафыннан Зәйдән Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләренә пассажирлар ташу эшенең оештырылуы тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәсендә эшмәкәр К....

Шәһәр прокуратурасы май-июнь айларында пассажирлар йөртүне оештырганда юл йөрү куркынычсызлыгы таләпләре үтәлеше буенча закон үтәлешен тәэмин итү буенча тикшерүләр үткәрде.

Шәхси эшмәкәрләр К. М. Карпов ("Авторитет" транспорт компаниясе) һәм А. В. Ратников ("Тандемавто" компаниясе) тарафыннан Зәйдән Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләренә пассажирлар ташу эшенең оештырылуы тикшерелде.

Тикшерү нәтиҗәсендә эшмәкәр К. М. Карповның шәһәрара пассажирлар йөртүдә ике автобус куллануын, әмма машина йөртүче-ләрнең рейс алдыннан медицина тикшерүе узмавы ачыкланды. Бу эшчәнлеккә эпизодик рәвештә гражданлык килешүе нигезендә тартылучы медицина хезмәткәренең әлеге эшне оештыру өчен тиешле җиһазлары булган бүлмәсе, эшчәнлеккә лицензиясе, гамәлдәге сертификаты юк. Болардан тыш, рейска чыгар алдыннан һәм рейстан соң тикшерүләр үткәрүне теркәү журналында тикшерүләрнең формаль төстә узуы да ачыкланды. Журналдагы "артериаль кан басымы", "тән температурасы", "пульс", "алкоголь интоксикациясе" графалары, машина йөртүчене тикшермичә генә, формаль рәвештә тутырылган.

Тикшерүләр нәтиҗәсе буенча "Авторитет" компаниясе җитәкчесенә карата административ хокук бозулар буенча (РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.31.1 маддәсе 2 өлеше) җинаять эше кузгатылды. К. М. Карпов 5000 сум күләмендә штрафка тартылды.

"Тандемавто" компаниясе җитәкчесе А. В. Ратниковта да шундый ук җитешсезлекләр, шулай ук автобусларның рейска чыгар алдыннан тикшерелмәве, машина йөртүчеләрнең медицина тикшерүе узмавы, журнал алып барылмавы ачыкланды. Шәхси эшмәкәр Е. В. Соколов белән техник хезмәт күрсәтүгә килешү булып та, транспорт линиягә техник тикшерү үтмичә чыгарылган.

Тикшерүләр нәтиҗәсендә, прокурор карары нигезендә, эшмәкәр А. В. Ратников 24 майда административ җаваплылыкка тартылды: 30 мең сум күләмендә штраф салынды.

Ленар Рәхмәтуллин, прокурор ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Җаваплылыкка тартылдылар
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Закон һәм кеше