Март башында Тукай районара тикшерү комитеты бүлеге эчке эшләр бүлегенең участок вәкаләтлесенә карата Россия Федерациясе Җинаять кодексының 285нче маддәсе 1нче бүлеге, 292нче маддәсе 2нче бүлеге нигезендә хезмәт вазифаларыннан явыз нияттә файдаланып ялган беркетмә төзегән өчен җинаять эше кузгатты. Участок вәкаләтлесе, документларын таләп итмичә генә, ике гражданга карата административ хокук бозу...
Март башында Тукай районара тикшерү комитеты бүлеге эчке эшләр бүлегенең участок вәкаләтлесенә карата Россия Федерациясе Җинаять кодексының 285нче маддәсе 1нче бүлеге, 292нче маддәсе 2нче бүлеге нигезендә хезмәт вазифаларыннан явыз нияттә файдаланып ялган беркетмә төзегән өчен җинаять эше кузгатты. Участок вәкаләтлесе, документларын таләп итмичә генә, ике гражданга карата административ хокук бозу турында беркетмә төзи. Шуның нәтиҗәсендә бөтенләй гаебе булмаган ике гражданинга 7 тәүлеккә административ арест салына. Шәһәр прокуратурасы участок вәкаләтлесенә карата кузгатылган әлеге җинаять эшен законлы, нигезле дип бәяләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев