Шәһәр суды 51 яшьлек Зәй кешесе Василий Тукмачевка карата РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсе 3нче бүлеге һәм 30нчы маддәнең 3нче бүлеге нигезендә кузгатылган җинаять эше буенча (хезмәт вазифасыннан файдаланып мошенниклык гамәле кылырга теләве өчен) хөкем карары чыгарды. Суд эше барышында агымдагы елның 6 мартында аның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе...
Шәһәр суды 51 яшьлек Зәй кешесе Василий Тукмачевка карата РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсе 3нче бүлеге һәм 30нчы маддәнең 3нче бүлеге нигезендә кузгатылган җинаять эше буенча (хезмәт вазифасыннан файдаланып мошенниклык гамәле кылырга теләве өчен) хөкем карары чыгарды.
Суд эше барышында агымдагы елның 6 мартында аның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе юл күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы булып эшләгән чорда ришвәт алуда шикләнелүе тикшерелде. Ул Чаллы шәһәре кешесеннән, административ хокук бозу буенча дип, төзелмәгән беркетмә өчен 10 мең сум акча алуда гаепләнде. Җинаять эшен тикшерү вакытында Тукмачев үз гаебен тулысынча таныды. Хөкем карары нигезендә аңа 100000 сум штраф салынды. Карар әлегә үз көченә кермәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев