Закон һәм кеше

Штрафлар күләме арта

Татарстанда махсус режим кертелгән чорда янгыннарга каршы законнарны бозган өчен җаваплылык тагын да катгыйландырыла - штраф күләме 500000 сумга кадәр җитәргә мөмкин. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 668нче карары нигезендә (19.04.2013) 25 апрельдән 15 майга кадәр республикада янгыннарга каршы махсус режим игълан ителде. Шуның белән бәйле рәвештә РФ Административ хокук бозулар...

Татарстанда махсус режим кертелгән чорда янгыннарга каршы законнарны бозган өчен җаваплылык тагын да катгыйландырыла - штраф күләме 500000 сумга кадәр җитәргә мөмкин. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 668нче карары нигезендә (19.04.2013) 25 апрельдән 15 майга кадәр республикада янгыннарга каршы махсус режим игълан ителде. Шуның белән бәйле рәвештә РФ Административ хокук бозулар турында кодексның 20.4 маддәсе 2нче өлешендә каралган штрафлар күләме арттырыла.

Янгыннарга каршы кертелгән махсус режим гамәлдә булганда тәртип бозган гражданнар өчен штраф күләме - 2-4 мең, вазифаи затларга - 15-30 мең, юридик затларга 400дән 500 мең сумга кадәр итеп билгеләнә.

Әлеге гамәл табигатькә зур зыян салырдай янгыннарны кисәтү максатында республикада коры, җилле һава урнашу белән аңлатыла. Бу чорда урманнарда, бакчаларда учак ягучы гражданнар аеруча зур куркыныч тудыра һәм алар бернинди саклык чаралары да күрми. Исерек хәлдәге гражданнарның ваемсызлыгы, күзәтүчесез балаларның ут белән шаяруы нәтиҗәсендә килеп чыккан янгыннар да шактый. Кипкән үлән, чүп-чар яндырган, торак йорт, корылмалардан 50 метрдан ким ераклыкта учак ягучыларга административ эш кузгатылып, штраф салына.

Муниципаль район янгын күзәтчелеге бүлеге гражданнарга мөрәҗәгать итеп, мөмкин кадәр сак эш итәргә, территориядәге кипкән үлән, чүп-чарга ут төртмәскә, аларны җыеп контейнерларга тутырырга киңәш итә. Бәхетсезлек очраклары килеп чыкмасын дисәгез, чүп-чарны теләсә-кая ташламагыз, махсус җыеп барып, түгәргә мөмкинлек булмаганда, тимер мичкәгә салып ягыгыз һәм янып беткәнне көтеп торыгыз. Сакланганның якланган булуын исегездән чыгармагыз.

В. Слывка,

янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Штрафлар күләме арта
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Закон һәм кеше