Миграция хезмәтенә кагылышлы законнарга кайбер үзгәрешләр кертелде. Бу турыда тулырак мәгълүмат алу өчен без Федераль миграция хезмәте Татарстан буенча идарәсенең Зәй районы бүлеге башлыгы Галина Усманова белән сөйләштек. - Галина Алексеевна, миграция хезмәтенә кагылышлы законнарда иң соңгы үзгәрешләр нидән гыйбарәт? - Мәгълүм булганча, Россия Президенты Владимир Путин 7 июньдә Казахстанга...
Миграция хезмәтенә кагылышлы законнарга кайбер үзгәрешләр кертелде. Бу турыда тулырак мәгълүмат алу өчен без Федераль миграция хезмәте Татарстан буенча идарәсенең Зәй районы бүлеге башлыгы Галина Усманова белән сөйләштек.
- Галина Алексеевна, миграция хезмәтенә кагылышлы законнарда иң соңгы үзгәрешләр нидән гыйбарәт?
- Мәгълүм булганча, Россия Президенты Владимир Путин 7 июньдә Казахстанга эшлекле визит белән барды. Анда сүз ике яклы дуслык килешүен озайту турында булды. Кул куелган документларның берсе Казахстан Республикасы һәм Россия Федерациясе гражданнарының бер ил территориясеннән икенчесенә чыгу тәртибе турында иде. Килешүнең бер маддәсе нигезендә Казахстан Республикасы гражданины Россия Федерациясе территориясенә вакытлыча чыкканда, аңа Россия Федераль миграция хезмәте органнарында теркәлү үтмичә 30 көн яшәргә мөмкинлек бирелә. Бу срок миграция картасында чик сагы контроле органнары билгеләгән числодан исәпләнелә. Ә инде Казахстан гражданины Россия территориясендә 30 көннән артык булса, ул яшәү урынындагы миграция хезмәте органында теркәлергә тиеш.
Моннан тыш, агымдагы елның 5 июненнән Россия Федерациясе Президентының 777нче Указы гамәлгә керде. Ул - "Азия-Тын океан икътисади хезмәттәшлеге" форумында катнашучы илләрнең эшлекле сәфәрләргә йөрүче картасы булган гражданнарына Россия Федерациясенә керү тәртибе турында" документ. Аның нигезендә әлеге картага ия чит ил гражданнары, картаның артында "RUS" дип язылган код булган очракта, Россия Федерациясе территориясенә визасыз кертелә. Тик әлеге карта белән бергә гражданның шәхесен билгеләүче документ та булырга тиеш.
- Ә миграция хезмәте органнарында тиешле вакытта теркәлү узмаган гражданнарга нинди катгый таләпләр куела?
- "Россия Федерациясендә яшәү, яшәү урынын сайлау, ирекле рәвештә теләгән җиргә күчү хокукы турында" 5242нче Федераль Закон гражданнарга тиешле вакытта теркәлү узу таләбе куя. Теркәлүсез яшәүче Россия Федерациясе гражданнарына, чит илдән килүчеләргә Административ хокук бозулар турында кодексның 19.15 маддәсе нигезендә 1500дән 2500 сумга кадәр штраф каралган. Ә теркәлү срогына килгәндә, 5242нче федераль закон буенча Россия гражданины үзенең яшәү урынын үзгәрткәч, 7 көн эчендә яңа яшәү урыны буенча теркәлү органына гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш. Шунда ук шәхесне дәлилләүче - яңа урынга күчкәнлекне раслаучы документ та булуы кирәк. Ә 14 яшькәчә баланы яшәү урынында теркәтү өчен туу турында таныклык күрсәтелә.
- Паспортны алыштыру яки югалту сәбәпле шәхесне дәлилләүче документны яңадан булдыру тәртибен дә аңлатып үтсәгез иде...
- Федераль миграция хезмәтенең 339нчы приказы нигезендә паспорт бирү турында административ регламент расланган. Паспорт һәркайсы миграция хезмәте органында бирелә яки алыштырыла. Моның өчен миграция хезмәте органына, кайсы яшәү урынында теркәлүгә карамастан, мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Паспорт гражданинга (әгәр ул элек тә шушы миграция хезмәте органында теркәлгән булса) гариза һәм тиешле документлар кабул ителгәннән соң 10 көн эчендә бирелә. Ә инде гражданин башка миграция хезмәте органына мөрәҗәгать иткән очракта, паспорт 2 ай эчендә әзерләнергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев