Зәй шәһәр прокуратурасы "Трансавто" ҖЧШендә мәктәп һәм шәһәрара рейсларга йөрүче пассажир автобусларында куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлеше буенча тикшерүләр үткәрде. Мәгълүм булганча, әлеге предприятие муниципаль контракт нигезендә укучыларны мәктәп автобусларында йөртә. Тикшерүләр барышында "Транспорт куркынычсызлыгы турында" 16нчы Федераль Законның 1нче маддәсе 9нчы бүлеге таләпләрен бозу ачыкланган. Автобусларда, аеруча балаларны йөртүче транспортта, куркынычсызлык...
Зәй шәһәр прокуратурасы "Трансавто" ҖЧШендә мәктәп һәм шәһәрара рейсларга йөрүче пассажир автобусларында куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлеше буенча тикшерүләр үткәрде. Мәгълүм булганча, әлеге предприятие муниципаль контракт нигезендә укучыларны мәктәп автобусларында йөртә. Тикшерүләр барышында "Транспорт куркынычсызлыгы турында" 16нчы Федераль Законның 1нче маддәсе 9нчы бүлеге таләпләрен бозу ачыкланган. Автобусларда, аеруча балаларны йөртүче транспортта, куркынычсызлык планы юк, предприятиедә моның өчен җаваплы кеше дә билгеләнмәгән. Автобуслар куела торган урыннарда көндезге вакытта транспортны саклау оештырылмаган. Төнге вакытта да стоянкага кую таләбе үтәлми. Персонал гадәттән тыш хәлләр өчен әзерлекле түгел, инструктажлар үткәрелмәгән. Прокуратура "Трансавто" җәмгыяте җитәкчелегенә куркынычсызлык кагыйдәләрен кичекмәстән үтәүне таләп иткән күрсәтмә бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев