Закон һәм кеше

Тиешле таләпләр үтәлми

Татарстан Республикасы прокуроры йөкләмәсе буенча шәһәр прокуратурасы Зәйдәге дәвалау-профилактика учреждениеләре эшчәнлеген тикшерде. Шәһәрдә түләүле медицина хезмәте күрсәтүче 5 учреждение исәпләнә. Алар - район үзәк дәваханәсе, "Стомус", "ЭстеДент", "Акира" ҖЧШ теш дәвалау кабинетлары, "Гаилә медицинасы үзәге" һәм шәхси эшмәкәр Р. Насыйбуллинның теш дәвалау кабинеты. Барлык учреждениеләрнең дә эш башкару өчен лицензиясе...

Татарстан Республикасы прокуроры йөкләмәсе буенча шәһәр прокуратурасы Зәйдәге дәвалау-профилактика учреждениеләре эшчәнлеген тикшерде.

Шәһәрдә түләүле медицина хезмәте күрсәтүче 5 учреждение исәпләнә. Алар - район үзәк дәваханәсе, "Стомус", "ЭстеДент", "Акира" ҖЧШ теш дәвалау кабинетлары, "Гаилә медицинасы үзәге" һәм шәхси эшмәкәр Р. Насыйбуллинның теш дәвалау кабинеты. Барлык учреждениеләрнең дә эш башкару өчен лицензиясе бар. Әмма тикшерү барышында Р. Насыйбуллинның түләүле теш дәвалау процессын үз йортының бер өлешендә алып баруы ачыкланды. Ул медицина эшчәнлеге алып бару өчен тиешле таләпләргә җавап бирми. Бу "Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турында" 52нче Федераль Законны бозу булып санала. Нәтиҗәдә эшмәкәргә карата Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексның 14.8 маддәсе 1нче бүлеге нигезендә кулланучының кирәкле, дөрес мәгълүмат алу хокукы бозылу буенча административ эш кузгатылды.

Моннан тыш, тикшерүләр барышында үзәк дәваханәнең стоматология бүлегендә дә төгәлсезлекләр ачыкланды. Анда түләүле хезмәт күрсәтү килешүендә хезмәт күрсәтү срогы куелмау, амбулатор карта өстәмә битендә күрсәтелүче медицина хезмәтләренең бәясе бирелмәү, авырулар белән килешүләр рәсмиләштерелмәү билгеле булды. Бу "Кулланучылар хокукын яклау турында" Россия Федерациясе Законының 27нче маддәсе һәм "Медицина учреждениеләренең халыкка түләүле медицина хезмәте тәкъдим итү кагыйдәләрен раслау турында" Россия Хөкүмәте (1996 ел) карарының 11, 12нче пунктларын бозу дип карала. Әлеге мәсьәлә буенча да үзәк дәваханәнең теш дәвалау бүлеге мөдиренә карата РФ Административ хокук бозулар турында кодексның 14.8 маддәсе 1нче бүлеге нигезендә административ эш кузгатылды.

Ә "ЭстеДент" стоматология клиникасында эштә кулланылган калдыкларның әйләнә-тирә мохиткә ни дәрәҗәдә куркыныч булуын билгеләүче паспортлар булмавы, калдыкларны җыеп тоту өчен махсус белемле җаваплы кеше билгеләнмәве "Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турында" 52нче Федераль Законның 22нче маддәсе 1нче бүлеген бозу дип танылды. Шулай ук бу СанПиНның "Куллану һәм җитештерү калдыкларын куркынычсыз итү, аларны гигиена таләпләре буенча урнаштыру", "Дәвалау-профилактика учреждениеләре калдыкларын җыю, саклау яки юкка чыгару кагыйдәсе" буенча да тиешле таләпләргә туры килмәүне дәлилли. Моның өчен клиника мөдиренә РФ Административ хокук бозулар турында кодексның 8.2нче маддәсе нигезендә административ эш кузгатылды.

Тикшерүләр барышында прокуратура һәм күзәтү эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре бозылуга да юлыкты. Үзәк дәваханәнең теш дәвалау бүлеге лабораториясендә срогы чыккан янгын сүндерү приборлары куелу, гадәттән тыш хәлләрдән эвакуацияләү юлында тиз янып китүчән әйберләр тору, эвакуация ишегенең йозакка бикләнүе һәм ачкычның билгеле урында тормавы ачыкланды. Моның буенча үзәк дәваханә җитәкчелеге алда аталган кодексның 20.4 маддәсе 1нче бүлеге нигезендә административ җавапка тартылды.

Шәһәрдә барлык закон таләпләре тулысынча үтәлгән бердәнбер стоматология клиникасы дип "Акира" җаваплылыгы чикләнгән ширкәте табылды. Ә башка урыннардагы төгәлсезлекләр һәм аларны бетерү чарасын, гаепле хезмәткәрләрне дисциплинар җаваплылыкка тартуны сораган документ район үзәк дәваханәсе баш табибына җибәрелде.

А. Абдуллина,

прокурор ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Тиешле таләпләр үтәлми
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Закон һәм кеше