Зәй шәһәр прокуратурасы дәүләт күзәтчелеге органнарының нигезсез тикшерүләр үткәрүен ачыклауга зур игътибар бирә. Күптән түгел прокуратура хезмәткәрләре тикшерүләр барышында агымдагы ел башында күзәтчелеге органнары тарафыннан Бура-Киртә мәктәбенең административ җаваплылыкка законсыз рәвештә тартылуын ачыклады. Дәүләт күзәтчелеге органы хезмәткәре Кадер урта гомумбелем мәктәбе филиалы булган Бура-Киртә гомумбелем бирү мәктәбендә планнан тыш тикшерүләр...
Зәй шәһәр прокуратурасы дәүләт күзәтчелеге органнарының нигезсез тикшерүләр үткәрүен ачыклауга зур игътибар бирә.
Күптән түгел прокуратура хезмәткәрләре тикшерүләр барышында агымдагы ел башында күзәтчелеге органнары тарафыннан Бура-Киртә мәктәбенең административ җаваплылыкка законсыз рәвештә тартылуын ачыклады. Дәүләт күзәтчелеге органы хезмәткәре Кадер урта гомумбелем мәктәбе филиалы булган Бура-Киртә гомумбелем бирү мәктәбендә планнан тыш тикшерүләр алып барып, уку йортын 400 мең сумга җаваплылыкка тарту турында беркетмә төзи.
Шәһәр прокуратурасы тикшерүләр үткәргәч, моның закон таләпләренә туры килмәве ачыклана. Чөнки беркетмә "Бура-Киртә урта гомумбелем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенә карата төзелә. Ә мондый юридик зат салым органнарыннан, 2011 елның 27 декабрендә үзгәрешләр кичерү сәбәпле, исәптән төшерелә. Нәтиҗәдә беркетмә күзәтү органы инспекторы тарафыннан гамәлдә булмаган юридик затка төзелә.
Прокуратура тикшерүләре нәтиҗәсе буенча Бура-Киртә мәктәбе 400 мең сумлык административ штраф сыйфатында җаваплылыкка тарту дөрес түгел дип табылды. Ә күзәтчелек органы инспекторының закон таләбен дөрес үтәмәвенең сәбәбе тикшерелә.
Бүгенге көндә мондый аңлашылмаучылыкларга юл куймау максатында шәһәр прокуратурасы үзе генә дә һәм Роспотребнадзор, дәүләт алкоголь инспекциясе белән берлектә дә район сәүдә нокталарында кулланучылар хокукларын яклау кагыйдәләре үтәлеше буенча тикшерүләр алып бара. Шул ук вакытта шәһәр прокуратурасы эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итеп, күзәтчелек органнарының нигезсез тикшерүләре турында хәбәр бирүне сорый. Чөнки узган ел сәүдә челтәрләрендә Роспотребнадзор, дәүләт алкоголь инспекциясенең бер үк төрле сорау буенча кат-кат нигезсез тикшерүләр үткәрүе мәгълүм булды.
Л. Рәхмәтуллин,
прокурор урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев