Закон һәм кеше

Тозакка эләкмәгез

Республикада мошенниклыкның төрләре арта тора. Кисәтү эшләре алып барылуга карамастан, кешеләр мошенниклар кармагына эләгә. Алга таба халык аң булсын, алдакчылар корган тозакка эләкмәсен өчен эчке эшләр бүлеге башлыгы Ринат Рәхмәтуллин халыкка мөрәҗәгать итә. - Узган елның сентябреннән республикада мошенниклар тозагына эләгүчеләрнең саны арту күзәтелә. Мәсәлән, Казанда берәү автомобиль отуы турында...

Республикада мошенниклыкның төрләре арта тора. Кисәтү эшләре алып барылуга карамастан, кешеләр мошенниклар кармагына эләгә. Алга таба халык аң булсын, алдакчылар корган тозакка эләкмәсен өчен эчке эшләр бүлеге башлыгы Ринат Рәхмәтуллин халыкка мөрәҗәгать итә.

- Узган елның сентябреннән республикада мошенниклар тозагына эләгүчеләрнең саны арту күзәтелә. Мәсәлән, Казанда берәү автомобиль отуы турында смс-хәбәр ала. Аңа, автомашинаны килеп алганчы, билгеле бер счетка терминал аша 6600 сум акча күчерергә кушыла. Автомобиль отучы, сөенеченнән, кушылган таләпләрне тиз арада үти, аннан соң гына үзенең алдануын аңлап, эчке эшләр бүлегенә хәбәр итә. Түбән Камада исә өлкән яшьтәге берәүгә элек алган дарулары өчен 100 мең сум акча түләргә кирәклеген искәртеп шалтыраталар. Ул әлеге сумманы саклык банкы аша күчерә. Аксубай районында мошенник, үзен пенсия фонды хезмәткәре дип танытып, өлкән кешенең 27500 сум акчасын ялганга алыштырып китә. Аның чегән хатыны булуы ачыкланган. Ул бер районнан икенчесенә күчеп, берничә кешене алдарга өлгергән.

Мошенниклар - бик оста психологлар, кеше күңелен тиз яулап алырга сәләтле җинаятьчеләр. Моннан тыш, мошенниклар тозагына эләгүчеләргә ярдәм итүче тагын бер җинаятьчел төркем пәйда булды. Болары - ялган адвокатлар. Шундыйлар счетына акча күчерү очраклары бар.

Районда узган елның икенче яртысында 5 мошенниклык гамәле турында хәбәр алынды. Аларның берничәсе такси йөртүчеләрдән кәрәзле телефонга акча салдыру белән бәйле. Без такси фирмаларында җитди аңлату эшләре алып бардык, аларда таксистлар турында бернинди мәгълүмат чит кешеләргә бирелергә тиеш түгел. Һәм нәтиҗәдә мондый мошенниклык гамәлләре хәзер күзәтелми. Район халкына мөрәҗәгать итеп, шуны искәртәбез, акча белән бәйле бер генә гамәлне дә тикшермичә башкарырга ашыкмагыз. Әгәр шундый шикле шалтыратучылар булса, тиз арада полициянең дежур бүлегенә хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Тозакка эләкмәгез
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Закон һәм кеше