Төрле тискәре күренешләргә карата бергәләп көрәшкәндә, профилактик чараларның үтемле юлларын эзләгәндә генә нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Соңгы вакытта бу уңайдан ЮХИДИ һәм суд приставлары хезмәткәрләре бурычлылар белән эшләүнең кызыклы формаларын активрак куллана башлады. Күмәк рейдлар уздыру - моның ачык мисалы. Чираттагы шундый бер рейдта без - массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә...
Төрле тискәре күренешләргә карата бергәләп көрәшкәндә, профилактик чараларның үтемле юлларын эзләгәндә генә нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Соңгы вакытта бу уңайдан ЮХИДИ һәм суд приставлары хезмәткәрләре бурычлылар белән эшләүнең кызыклы формаларын активрак куллана башлады. Күмәк рейдлар уздыру - моның ачык мисалы.
Чираттагы шундый бер рейдта без - массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә катнаштык. Теге яки бу вакыйганың газетада яктыртылуы шулай ук нәтиҗәсез калмый. Район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Вадим Васильев рейдның максатына тукталып, аны кагыйдәләргә, закон таләпләренә буйсынмый йөрүчеләрне чикләү дип аңлатты.
-Юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпле, штрафларга юлыккан һәм аларны түләргә ашыкмаучы машина йөртүчеләр җитәрлек. Шуңа күрә без суд приставларындагы мәгълүматларны да кулланып, законнарга буйсынмаучылар белән катгыйрак эшләү юлларына керештек, - ди ул.
Менә шундый кагыйдә-ләрне санга сукмау нәтиҗәсендә агымдагы елның 9 аенда шәһәр-районда 55 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 2 кеше үлгән, 85е яраланган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, үлүчеләр саны - 10га, тән җәрәхәте алучылар 23 кешегә кимрәк. Әмма моның белән тынычланырга ярамый.
Яшь машина йөртүчеләр арасында автомобильләргә үзгәрешләр кертеп, биек машинаны түбән төшереп, "хәтәр" булып йөрү очраклары еш күзәтелә икән. Андыйларга штраф салынса да, машиналарны үз хәленә кайтаручылар күп түгел, дип белдерә ЮХИДИ хезмәткәрләре. Ә бу үз чиратында юлда куркыныч тудыра. Үзгәртү нәтиҗәсендә машиналарның тормоз системасы һәм башка мөһим өлеш-ләрендә хилафлыклар барлыкка килә.
Рейд барышында инспекторлар әлеге проблемага, юл йөрү кагыйдәләрен бозу, балаларны машинада дөрес утыртып йөртүгә кагылышлы мәсьәләгә җитди игътибар бирде. (Сүз уңаеннан хәзер автомобильгә баланы махсус җайланмасыз утырткан өчен штраф күләме 500 сумнан 3000 сумга артты).
Рейд төркеме Яңа шәһәрнең "Каенкай" кибете яныннан узучы бер генә машинаны да игътибардан читтә калдырмады. Ә суд приставлары инспекторлар таләп иткән машина йөртү таныклыгы нигезендә, урында ук компьютер аша әҗәтлеләрне ачыклап, алардан бурычларын каплату эшен алып барды.
- Мондый юл белән эшләү закон бозучыларны җитдирәк булырга этәрә. Без өйләргә, фатирларга йөргәндә күпчелекне өйдә туры китерә алмыйбыз, тәҗрибә күрсәткәнчә, әҗәтлеләрнең руль артына утыру очраклары шактый икән. Узган рейд барышында без 4 бурычлының милкенә (кәрәзле телефон, запас тәгәрмәч) арест салдык, шуларның 3се идарәгә килеп, әҗәтләрен түләп, милкен кире кайтарды. Тагын 10 кешегә кичекмәстән суд приставлары хезмәтенә килергә кушылды, - ди суд приставы Рушат Бәхтевәлиев.
Бу юлы да әҗәтлеләрнең бурычын кайтару мөмкин булды. Машина йөртүчеләрнең рейдларга карата фикере уңай. Юлда тикшерү булуын белгәндә, кагыйдәләрне төгәл үтәп йөрергә тырышасың, ди алар. Ә кайбер салынган штрафларның үз вакытында түләнүенә килгәндә, мәсәлән, Мансур Хөсәенов аларны электрон юл белән башкаруын әйтә һәм башка машина йөртүчеләргә дә бу юлның уңайлы булуын, әҗәтләрдән тиз арада котылырга киңәш итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев