Җинаять өчен җәзаның бер төре булып төзәтү эшләре тора. Ул төп эш урыны булган хөкем ителүчегә дә, төп эш урыны булмаганнарга да билгеләнә. Төп эш урыны булучылар җәзаны үз эш урынында, ә эшләмәүчеләр яшәү урыны буенча җирле үзидарә органы билгеләгән урында үтә. Төзәтү эшләре 2 айдан 2 елга кадәр билгеләнә....
Җинаять өчен җәзаның бер төре булып төзәтү эшләре тора. Ул төп эш урыны булган хөкем ителүчегә дә, төп эш урыны булмаганнарга да билгеләнә. Төп эш урыны булучылар җәзаны үз эш урынында, ә эшләмәүчеләр яшәү урыны буенча җирле үзидарә органы билгеләгән урында үтә.
Төзәтү эшләре 2 айдан 2 елга кадәр билгеләнә. Хөкем ителүченең хезмәт хакыннан ай саен төзәтү эшләре өчен дәүләт файдасына суд карары белән билгеләнгән күләмдә 5 проценттан алып 20 процентка кадәр тотып калына. Әлеге процентлар хезмәт хакының акчалата һәм натуралата өлешеннән, барлык өстәмә түләүләрдән алына. Хезмәт хакыннан тотып калуны исәпләгәндә салым, башка төр түләүләр чигерелми, башкарма документлар буенча дәгъвалар игътибарга алынмый.
Төзәтү эшләренә хөкем ителүчеләр тәртип һәм җәза шартларын үтәргә, хезмәткә намус белән карарга, җәза үтәтү инспекциясенә килеп күренеп торырга бурычлы. Төзәтү эшләре срогын үтәгәндә хөкем ителүчегә, җәза үтәтү инспекциясенең язмача рөхсәте булмыйча торып, эштән үз теләге белән китү катгый тыела. Ә рөхсәт нигезле сәбәпләр булганда гына бирелә. Хөкем ителүче тәкъдим ителгән эштән баш тартырга хокуклы түгел. Ул эш, яшәү урыны үзгәргән очракта, бу хакта 10 көн эчендә җәза үтәтү инспекциясенә хәбәр итәргә тиеш.
Л. Рәхмәтуллин,
прокурор урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев