Закон һәм кеше

Уеннан уймак чыга

Комарлы уеннарны тыю буенча күптөрле катгый чаралар күрелсә дә, кызганыч, алар һаман әле тегендә, әле монда баш калкытып тора. Бер мәртәбә бу уен белән мавыккан кешене психологлар наркоманга тиңли. Ә «авыру» кешене үз файдасына кулланырга теләүчеләр табыла. Узган елның март аеннан Россия Гражданнар кодексына комарлы уеннар оештыручыларны гына түгел, отышлы...

Комарлы уеннарны тыю буенча күптөрле катгый чаралар күрелсә дә, кызганыч, алар һаман әле тегендә, әле монда баш калкытып тора. Бер мәртәбә бу уен белән мавыккан кешене психологлар наркоманга тиңли. Ә «авыру» кешене үз файдасына кулланырга теләүчеләр табыла.

Узган елның март аеннан Россия Гражданнар кодексына комарлы уеннар оештыручыларны гына түгел, отышлы уеннар белән мавыгып, гаиләне бөлгенлеккә төше-рүчеләрне дә җаваплылыкка тарту максатыннан төзәтмәләр кертелде. Районда да яшерен комарлы уеннарга бирелүчеләр очраштыргалый.

Эчке эшләр бүлегенең икътисади җинаятьләргә каршы эшләүче хезмәткәрләре үткән ел, башка төрле эшмәкәрлеккә сылтап, яшерен рәвештә комарлы уеннар бизнесы белән шөгыльләнү буенча берничә очракны ачыклады.

- Комарлы уеннарны җәелдерү 224нче федераль закон нигезендә тыела. Узган ел без районда бу төр закон бозуның 3 очрагын ачыкладык. Нигездә аларның хуҗалары - читтә, Чаллы яки Казанда - теркәлгән кешеләр. Һәм алар үз бизнесларына табышның бер өлешен бирәм дип кызыктырып, кечкенә торак пунктларда яшәүчеләрне җәлеп итәләр. Документларда үз исеме чагылмагач, җиңел акча эшләү ысулына кызыгучылар табыла. Әлбәттә, бу - юридик яктан грамотасыз кешеләр эше. Чөнки ахыр чиктә чын хуҗа эзен суыта, ә суд каршына комарлы уенны оештыру эшендә тоткарланган кеше баса, - ди икътисади куркынычсызлык бүлекчәсе башлыгы вазифасын башкаручы Эдуард Ефимов.

Гыйнвар аенда менә шундыйларның берсе суд җаваплылыгына тартылды. Аңа зур күләмдә штраф салынды, уеннардан кергән акча дәүләт хисабына алынды һәм барлык җиһазлар конфискацияләнде. Полиция хезмәткәрләре Ленин урамындагы йортларның берсендә комарлы уеннар белән шөгыльләнү турында интернет челтәре аша беләләр. Ә әлеге яшерен клубка керү тикшерелгән уенчыларга гына рөхсәт ителә торган була.

Мәгълүм булганча, комарлы уеннар оештыручылар турында исемлек "Жалуйтесь.ру» порталында урнаштырылган. Әлеге кешеләрнең мәкерле тәкъдимнәреннән сак булу сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Уеннан уймак чыга
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Закон һәм кеше