Закон һәм кеше

Юлларда исерек шоферлар очрап тора

Зәйнең юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе мәгълүматы буенча, 5 -11 майда район юлларында 22 юл һәлакәте теркәлгән. Аларның икесендә кешеләр тән җәрәхәте алган. 10 май көнне Ленин урамында иртән ике автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 15 яшьлек пассажир (бала) зыян күргән. 11 май көнне авыл юлында, тизлек режимын контрольдә тотуны югалту сәбәпле,...

Зәйнең юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе мәгълүматы буенча, 5 -11 майда район юлларында 22 юл һәлакәте теркәлгән. Аларның икесендә кешеләр тән җәрәхәте алган.

10 май көнне Ленин урамында иртән ике автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 15 яшьлек пассажир (бала) зыян күргән. 11 май көнне авыл юлында, тизлек режимын контрольдә тотуны югалту сәбәпле, автомобиль әйләнеп каплана. Нәтиҗәдә машина йөртүче тән җәрәхәте ала.

Алкоголь кулланган хәлдә машина руле артына утырудан тыелу турында еш әйтелсә дә, моңа колак салмаучылар очрап тора. Узган атнада инспекторлар 5 машина йөртүчегә карата салган хәлдә булганнары өчен беркетмә төзегән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларын вакытында түләмәүче 10 кеше тоткарланган, аларның 6сына карата административ арест кулланылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Юлларда исерек шоферлар очрап тора
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Закон һәм кеше