Закон һәм кеше

Уяу булыгыз!

Соңгы вакытта гражданнар тарафыннан шикле әйберләр (аларның шартлаткыч җайланма булуы мөмкин) табылу очраклары еш булып тора. Мондый предметлар транспортта, баскыч мәйданчыкларында, фатир ишеге төбендә, учреждениеләр һәм җәмәгать урыннарында табыла. Моңа юлыкканда үзеңне ничек тотарга? Нәрсә эшләргә? Әгәр табылган әйбер бу урында ятарга тиеш түгел дип уйласагыз, әлеге фактны игътибарсыз калдырмагыз....

Соңгы вакытта гражданнар тарафыннан шикле әйберләр (аларның шартлаткыч җайланма булуы мөмкин) табылу очраклары еш булып тора. Мондый предметлар транспортта, баскыч мәйданчыкларында, фатир ишеге төбендә, учреждениеләр һәм җәмәгать урыннарында табыла. Моңа юлыкканда үзеңне ничек тотарга? Нәрсә эшләргә?

Әгәр табылган әйбер бу урында ятарга тиеш түгел дип уйласагыз, әлеге фактны игътибарсыз калдырмагыз.

Әгәр дә җәмәгать транспортында онытып калдырылган яки хуҗасыз әйбер күрсәгез, янәшәдәге кешеләрдән сораштырыгыз. Әйбернең кемнеке булуын һәм кем калдырырга мөмкинлеген белергә тырышыгыз. Хуҗасы табылмаса, бу турыда кичекмәстән машина йөртүчегә (машинистка) хәбәр итегез.

Әгәр шикле предметка йортыгыз подъездында тап булсагыз, күршеләрегездән бу турыда сораштырыгыз. Иясе табылмаса, тиз арада хокук саклау органнарына хәбәр итегез.

Әгәр таныш булмаган әйбергә учреждениедә юлыксагыз, кичекмәстән администрациягә яки сак хезмәтенә хәбәр итегез.

Шуны онытмагыз: җитәкче закон нигезендә үз хезмәткәрләре гомере һәм сәламәтлеге өчен җаваплы.

Алда атап киткән очракларда:

- табылган предметка кагылмагыз, аны ачмагыз;

- әйбернең табылу вакытын теркәп куегыз;

- кешеләр аннан ераккарак китсен өчен мөмкин булганның барысын да эшләгез (эвакуация зонасы: калай банкадан (0,33 литр) - 60 метр, чемоданнан (кейс) - 230 метр, юл чемоданыннан - 350 метр);

- оператив-эзләү төркеме килүне сез көтәргә тиеш (мөһим шаһит булганыгызны онытмагыз).

Предметның тышкы күренеше аның нәрсә өчен кулланылуын яшерергә мөмкин. Шартлаткыч җайланмалар өчен камуфляж сыйфатында гадәти көндәлек көнкүреш әйберләре кулланыла: болар - сумка, пакет, тартма, уенчык һ.б.лар.

Әти-әниләр! Сез балаларыгызның гомере өчен җавап бирәсез. Аларга урамда яки подъездда табылган теләсә-нинди предметның куркыныч булуын аңлатыгыз.

Табылган яки шикле әйберләр белән үз белдегегез белән эш итмәгез. Алар шартлаткыч җайланмалар булып, фаҗига китереп чыгарырга мөмкин.

Шикле әйбер табылган очракта, кичекмәстән түбәндәге телефоннарга шалтыратыгыз:

- район эчке эшләр бүлеге - 02, 7-02-02;

- район федераль иминлек хезмәте бүлеге - 7-14-69, 8-9179398620.

Игътибар! Шикле предмет табылганда, мобиль элемтәдән файдалану катгый тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Уяу булыгыз!
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Закон һәм кеше