Көзге көннәрнең берсендә хокук бозуларны кисәтү хез-мәте һәм Мактама полиция бүлеге хезмәткәрләре Чупай авылында "КамАЗ" машинасын тоткарлый. Эш сәгате төгәлләнгәннән соң, машинадан кран-манипулятор ярдәмендә ике ир-ат шәхси хуҗалыкка 3 эретеп-ябыштыру трансформаторы һәм аппарат бушатып маташалар. Тикшерү барышында ир-атларның берсе - "Елхов УТТ"сы машина йөртүчесе, икенчесенең "МехСервис-НПО" ҖЧШ слесарь-көйләүчесе булуы ачыклана....
Көзге көннәрнең берсендә хокук бозуларны кисәтү хез-мәте һәм Мактама полиция бүлеге хезмәткәрләре Чупай авылында "КамАЗ" машинасын тоткарлый. Эш сәгате төгәлләнгәннән соң, машинадан кран-манипулятор ярдәмендә ике ир-ат шәхси хуҗалыкка 3 эретеп-ябыштыру трансформаторы һәм аппарат бушатып маташалар. Тикшерү барышында ир-атларның берсе - "Елхов УТТ"сы машина йөртүчесе, икенчесенең "МехСервис-НПО" ҖЧШ слесарь-көйләүчесе булуы ачыклана. Алар эретеп ябыштыру җиһазларын "МехСервис-НПО" ҖЧШ мастеры боерыгы буенча китерүләрен әйтә. Ныклабрак тикшерә башлагач, яшь мастерның ялган документлар ясап, җиһазларны үзләштерергә теләве ачыклана. Әлеге товарларны базадан чыгару өчен ул бертөрле документ ясата, ә машина йөртүче белән слесарь-көйләүче кулына икенче төрлесен тоттыра. Хокук сакчылары сизгерлек күрсәтмәсә, уяу булмаса, "ТМА групп" компаниясе милке саналган җиһазлар белән нәрсә буласын күзаллавы кыен түгел. Әлеге җиһазлар әллә ни зур суммада тормаса да, яшь мастерга закон нигезендә җавап тотарга туры киләчәк, чөнки ул бу гамәлне хезмәт урыныннан файдаланып башкара. РФ Җинаять кодексының 3нче бүлеге 160нчы маддәсе нигезендә мондый урлашу өчен зур суммада штраф яки иректән мәхрүм итү карала. Әлегә тикшерү эше бара.
Наталья Клюева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев