Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Закон һәм кеше

Хәрби хезмәттән качып йөрүче зәйле штрафка тартылды

Бу сорауга аңлатманы шәһәр прокуроры Ринат Кәримов бирә.

Хәрби хезмәткә барудан качып йөрүчеләргә закон буенча нинди җаваплылык каралган?

 

- “Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында” Федераль закон нигезендә 18 яшьтән 27 яшькәчә булган хәрби исәптә торучы, запаста саналмаган ир-атлар чакырылыш буенча хәрби хезмәт узарга тиеш. Чакырылыш буенча хәрби хезмәт узу Россия гражданының бурычы булып тора.

 Хәрби чакырылуга нәрсәләр керә соң? Болар - медицина тикшеренүе узу, чакыру комиссиясе утырышына килү, хәрби комиссариат повесткасы буенча билгеләнгән урынга хәрби хезмәт узу өчен вакытында килеп җитү. Болар үтәлмәгән очракта Россия Җинаять кодексының 328нче маддәсенең 1нче өлешендә җаваплылык каралган. Хәрби комиссариат повесткасы буенча хәрби хезмәт узуга бәйле чараларга сәбәпсез килмәүчеләр, яисә чираттан берничә призывка бармаучылар җинаять җаваплылыгына тартыла. Болардан тыш, хәрби хезмәткә китү өчен җыелган урыннан призывник үз иреге белән киткән, хәрби хезмәткә бармас өчен авырулар уйлап тапкан, ялган документлар ясаткан, алдан кисәтмичә башка яшәү урынына яисә чит илгә киткән, яисә чит илдән кайтып теркәлмәгән өчен дә җаваплылык каралган.

Хәрби хезмәткә чакырылудан качып йөргән өчен Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексы нигезендә түбәндәге санкцияләр каралган:
 -200 мең сумга кадәр штраф яки 18 ай хезмәт хакы күләмендә штраф;
 -3 айдан 6 айга кадәр кулга алу;
-2 елга кадәр иректән мәхрүм итү.

Безнең шәһәр судында да хәрби хезмәттән азат итү өчен законлы нигез булмаган килеш, хәрби хезмәткә чакырылуны санга сукмаган бер зәйлегә карата хөкем карары чыгарылды. Ул 60 мең сум күләмендә штрафка тартылды.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев