Зәй шәһәр прокуратурасы контрольлек итүче органнарның тикшерү эшләре барышында закон таләпләрен бозу очракларын искәртә. Нигездә ул эшмәкәрләр эшчәнлеген тикшерүләргә кагыла. Тикшерүчеләрнең, эшмәкәрнең хокукый грамотасызлыгыннан файдалану очраклары бар. Прокурор урынбасары Ленар Рәхмәтуллин белдерүенчә, соңгы вакытта Зәй юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең дәүләт контролен башкарганда эшмәкәрләр, юридик затлар хокукларын яклау буенча законнарның...
Зәй шәһәр прокуратурасы контрольлек итүче органнарның тикшерү эшләре барышында закон таләпләрен бозу очракларын искәртә. Нигездә ул эшмәкәрләр эшчәнлеген тикшерүләргә кагыла. Тикшерүчеләрнең, эшмәкәрнең хокукый грамотасызлыгыннан файдалану очраклары бар.
Прокурор урынбасары Ленар Рәхмәтуллин белдерүенчә, соңгы вакытта Зәй юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең дәүләт контролен башкарганда эшмәкәрләр, юридик затлар хокукларын яклау буенча законнарның үтәлешенә игътибар бирү дәрәҗәсе каралган. Тикшерүләрдән соң ЮХИДИ хезмәткәре эшмәкәрнең хокукый грамотасызлыгыннан файдаланганы өчен дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Инспектор федераль законның беръюлы берничә пунктын бозган. Бу " Муниципаль һәм дәүләт контролен башкарганда шәхси эшмәкәр һәм юридик затның хокукларын яклау турында" 294 нче Федераль закон таләпләренә кагыла.
Мисал өчен "Связь-Центр" ҖЧШ планлы тикшерүләр материалы буенча тикшерү үткәрү турындагы боерык күчермәсе бер кешегә бирелә, ә документта икенче кеше фамилиясе тора. Шулай ук "Зәй" балалар яшүсмерләр спорт мәктәбендә планнан тыш тикшерүләр алып барганда тикшерү үткәрү турындагы боерык күчермәсенең үз вакытында бирелмәве ачыклана. Тикшерү булачагы турында хәбәр тикшерү үткәч кенә килеп ирешкән. Тикшерү үткәреләчәге турындагы документны төп җаваплы кешегә тапшырмау очрагы "Зәй ит комбинаты" ҖЧШендә күзәтелә.
Шул рәвешле дәүләт контролен алып баручылар эшмәкәрләрнең, юридик затларның хокукый грамотасызлыгыннан еш файдалана. Моңа юл куймау өчен үз бизнесы белән шөгыльләнүчеләргә законнарны ныклап өйрәнергә киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев