Пенсия фонды идарәсе федераль ташламалардан файдаланучыларның социаль ярдәм алуда сайлау хокукы булуын, ягъни социаль ярдәмне натуралата, яисә акчалата алу мөмкинлеге булуын искә төшерә. Шул ук вакытта закон нигезендә социаль хезмәтләр җыелмасын акчалата тулысынча, яисә өлешчә алу каралган. 2012 елның 1 апреленнән гражданинга каралган социаль хезмәтләр җыелмасы 795 сум 88 тиен...
Пенсия фонды идарәсе федераль ташламалардан файдаланучыларның социаль ярдәм алуда сайлау хокукы булуын, ягъни социаль ярдәмне натуралата, яисә акчалата алу мөмкинлеге булуын искә төшерә. Шул ук вакытта закон нигезендә социаль хезмәтләр җыелмасын акчалата тулысынча, яисә өлешчә алу каралган.
2012 елның 1 апреленнән гражданинга каралган социаль хезмәтләр җыелмасы 795 сум 88 тиен тәшкил итә. Шуның 613 сумы - дарулар белән тәэмин итү, 94 сум 83 тиене - төп авыруларны кисәтү өчен шифаханә-курортка юлламалар бирү, 88 сум 5 тиене дәвалану урынына шәһәр яны тимер юл транспорты, шулай ук шәһәрара транспортында бушлай бару һәм кайту өчен каралган.
Әгәр сез социаль пакетны натураль формада алудан баш тартып, алдагы елларда аны акчалата алырга теләп гариза биргән булсагыз, әлеге карарыгызны үзгәрткәнчегә кадәр пенсия фонды идарәсенә килү таләп ителми.
Әгәр карарыгызны үзгәртеп, киләсе елның 1 гыйнварыннан соцпакеттан файдаланырга уйласагыз яисә сез бу хокукка беренче мәртәбә (яңа гына) ия булсагыз, 1 октябрьгә кадәр пенсия фонды идарәсенә гариза бирү сорала.
Социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалануга хокукы булган федераль ташламалардан файдаланучыларга түбәндәге категория гражданнар керә:
- ветераннарның аерым категориясе;
- инвалидлар (инвалид балаларны да кертеп);
- фашист тоткынлыгындагы элекке балигъ булмаганнар;
- нурланышка дучар ителгән затлар.
Бүгенге көндә шәһәр-районда социаль пакеттан файдалануга хокуклы 3870 граждан исәпләнә.
З. Йосыпова,
пенсия фонды идарәсе башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев