Узган елның 5 ноябреннән "Бала сәламәтлегенә һәм аның физик, акыл, психик, рухи, әхлакый үсешенә зыян салуны кисәтү чаралары турында" 71нче Татарстан Республикасы Законы үз көченә керде. Әлеге закон яшь буынны яман гадәтләрдән аралау, аларның сәламәт яшәү рәвеше алып баруын тәэмин итү максатында кабул ителде. Законның асылында ике төп нигезләмә ята....
Узган елның 5 ноябреннән "Бала сәламәтлегенә һәм аның физик, акыл, психик, рухи, әхлакый үсешенә зыян салуны кисәтү чаралары турында" 71нче Татарстан Республикасы Законы үз көченә керде. Әлеге закон яшь буынны яман гадәтләрдән аралау, аларның сәламәт яшәү рәвеше алып баруын тәэмин итү максатында кабул ителде. Законның асылында ике төп нигезләмә ята. Беренчесе буенча яшүсмер тәүлекнең нинди вакыты булуга карамастан, спиртлы эчемлекләр сату урыннарында (сыраханә, бар һ.б.лар), сексуаль характердагы товар сату нокталарында булырга тиеш түгел. Икенче нигезләмә балигъ булмаганнарга комендант сәгатьләре кертелү белән бәйле. Аның буенча яшүсмерләргә 1 сентябрьдән 31 майга кадәр кичке сәгать 10нан иртәнге 6га кадәр; 1 июньнән 31 августка кадәр төнге сәгать 11дән иртәнге 6га кадәр әти-әниләреннән һәм алар өчен җаваплы өлкән кешеләрдән башка урамда, җәмәгать урыннарында йөрү тыела. "Административ хокук бозулар турында" кодексның 3.11нче маддәсе нигезендә әлеге таләпләрне үтәмәүчеләр кисәтү ала яисә штрафка тартыла. Яшүсмерләрнең әти-әниләренә штраф күләме 500-1000 сум, спиртлы эчемлекләр, сексуаль характердагы товарлар сатучы объектларның хуҗаларына, әгәр бирегә балигъ булмаганнарны кертсәләр, 3-5 мең, юридик затларга 15-20 меңгә кадәр штраф каралган. Бер ел эчендә әлеге закон бозу очрагы яңадан кабатланса, яшүсмернең әти-әнисенә - 2 мең, вазифаи затларга - 15 мең, юридик затларга 50 мең сум штраф салына. 71нче закон кабул ителүгә бер елга якын вакыт үтте. Шушы чорда башкарма комитетның балигъ булмаганнар эшләре комиссиясендә әлеге закон белән бәйле 102 эш каралган. Алар, нигездә, яшүсмерләрнең төнлә урамда йөрүе, спиртлы эчемлекләр куллануына кагыла. 60 эш буенча кисәтү ясалган, ә 42 очракта штрафка тарту карары чыгарылган. Комиссия әгъзаларын иң борчыганы - икенче кат административ җаваплылыкка тартылучылар. Шундый 8 яшүсмер бар.
Ә бит закон эшли, аны күп гаиләләрдә хуплап каршы алдылар. Менә әти-әниләр нәрсә ди.
Фәнис Илалетдинов:
- Безнең гаиләдә ике ул үсә. Закон кабул ителүне бик урынлы дип саныйм. Чөнки яшүсмергә төнлә белән урамда бернәрсә дә калмаган. Төнлә аларның юньле юлда йөрмәве барыбызга да мәгълүм. Улыбызның зурысына 14 яшь. Без аның уку чорында кичке сәгать 10нан түгел, 8дән дә калмый өйдә булуын таләп итәбез. Тоткарлана башласа, шалтыратып сәбәбен белешәбез, тиз арада өйгә кайтырга тиешлеген искәртәбез. Иптәшләре арасында начар гадәтләргә тартылу очрагын сизсәк, ата-аналар бер-беребезгә хәбәр итәбез.
Людмила Ушатова:
- Улыбызга 17 яшь. Кечкенәдән начар гадәтләрнең юньлегә илтмәвен аңлатып үстергәнгә күрә, аның безнең сүздән чыкканы юк. Быел исә, бигрәк тә, бөтен игътибарын бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнүгә бирә. Кич белән чыгып йөрим дип ашкынып тормый. Иптәшләре үзләре безгә киләләр. Без аларның аралашып яшәвенә каршы килмибез. Әмма, үз вакытында өйләренә кайтып китүләрен контрольдә тотабыз. Закон нигезендә комендант сәгатьләре кертелү яшүсмерләр арасындагы тәртип бозуларны авызлыкларга ярдәм итәр дип саныйм.
Разия Галләмова:
- Әлеге закон кабул ителү бик урынлы булды. 16 яшьлек кызым, 14 яшьлек улымны ялгызым гына тәрбиялим. Кызымның кичләрен чыгып йөрисе килә. Интернеттан әлеге законны чыгарып алдым да бүлмәсенә стенага беркетеп куйдым. Әгәр үзеңә яңа кием алырга дигән акчаны штрафка сарыф итәсең килә икән, чык дип кырт кисәм. Урамда нишләп йөри икән, бер-бер хәл булмадымы икән дип борчылып тормыйсың. Бала өйдә булгач файдалы эш белән шөгыльләнә. Улым өчен дә үрнәк булып тора. Шуңа күрә мин бу законны шатланып кабул иттем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев