Төрле мәкерле алдау юллары кулланып, башкаларның тир түгеп тапкан мал-мөлкәтләрен, өлкән яшьтәгеләрнең еллар буе җыйган акчаларын үзләштерү кебек мошенниклык гамәлләре турында соңгы вакытларда еш ишетергә туры килә. Алдашу корбаннарының хәлен җиңеләйтү, мошенникларны эзләп табып җавапка тарту, билгеле булганча, бик җиңелләрдән түгел. Ә менә күптән түгел шәһәр прокуратурасында тикшерелгән бер эш...
Төрле мәкерле алдау юллары кулланып, башкаларның тир түгеп тапкан мал-мөлкәтләрен, өлкән яшьтәгеләрнең еллар буе җыйган акчаларын үзләштерү кебек мошенниклык гамәлләре турында соңгы вакытларда еш ишетергә туры килә. Алдашу корбаннарының хәлен җиңеләйтү, мошенникларны эзләп табып җавапка тарту, билгеле булганча, бик җиңелләрдән түгел. Ә менә күптән түгел шәһәр прокуратурасында тикшерелгән бер эш куркыту, янау юлы белән башкалар өстендә яшәргә ниятләгән берәү турында. Ни кызганыч, янәшәбездә генә әнә шундый бәндәләр яши. Икенче берәүләр алардан зыян күрә. Әле ярый Фәрит үз вакытында хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итеп, Иванны (исемнәр үзгәртелде) җавапка тарттыру хәселен күргән, югыйсә бу явыз ниятле адәмнән тагын кемнәр зыян күргән булыр иде. Фәрит бер ай дәвамында Иванның башта сорап акча алуына, соңга таба машинаңны җимерәбез, үзеңә зыян салабыз дигән сүзләреннән шикләнеп, түзеп яшәргә мәҗбүр була. Аның бу шикләнүләреннән файдаланып, Иван үзенең мәкерле гамәлләрен тормышка ашыра: башта аз күләмдә, аннан зуррак суммада акча таләп итә башлый. Соңгы тапкыр 6 мең сум биргән Фәрит ике-өч көннән Иванның тагын 8 мең сум акча таләп итүен ишеткәч, каршы төшә. Бу Иванга ошамый, Фәритне басу юлына алып чыгып кыйнап, кулын сындыра. Фәрит гаиләсенә кайтып үзе белән булган хәлләр турында сөйли һәм алар хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәләр.
Суд барышында Иван үзенең гаебен танымый. Тикшерүләрдә ул Фәриткә вакытлыча әҗәткә акча биреп тордым, аннан шул акчаны сорадым, куркытып акча таләп итмәдем, мин үзем акча эшлим, дип бара. Ләкин шаһитлар Иванның тәгаен генә эш урыны булмавы, әнисенең вакыт-вакыт аңа акча биреп торуы, сирәк кенә шабашкаларга йөреп бераз акча юнәтүе турында әйтәләр. Хәтта хатыны алдан үткәрелгән тикшерүләр барышында Иванның әнисеннән дә еш кына акча таләп итүен әйтә. Биш тапкыр хөкем ителгән Иван, күрәсең, үзен беркемнән дә курыкмаучы, эшләмичә дә иркен яши алучы кеше итеп хис итә. Куркытып акча алуны ул җинаятькә санамый. Әле аның соңгы хөкем карары буенча җаваплылык срогы да төгәлләнмәгән була, ул мошенниклык юлына баса.
Тикшерүләр барышында Иванның наркотик бәйлелектә булуы ачыклана, аңа дәвалау курсы үтәргә кирәклеге әйтелә. Суд аның мошенниклык гамәле буенча гаепле булуын танып, 6 елга каты режимлы төзәтү колониясенә җибәрү карары чыгара. Ә Фәриттән алган 9 мең сум акчаны кире кайтару йөкләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев