Россия эчке эшләр органнары системасында үзгәрешләр булу сәбәпле, тәртип сагы хезмәткәрләренә эш йөкләмәсе артты. Бигрәк тә участок инспекторлары һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре каешларын тагын да кысыбрак буып эшкә кереште. Әлеге уңайдан без эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары, полиция подполковнигы Григорий Будринга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. -...
Россия эчке эшләр органнары системасында үзгәрешләр булу сәбәпле, тәртип сагы хезмәткәрләренә эш йөкләмәсе артты. Бигрәк тә участок инспекторлары һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре каешларын тагын да кысыбрак буып эшкә кереште. Әлеге уңайдан без эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары, полиция подполковнигы Григорий Будринга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
- Григорий Михайлович, участок һәм балигъ булмаганнар белән эшләүче инспекторлар үзләренә йөкләнгән эшне тулысынча башкарырга өлгерәме? Нинди кыенлыклар бар?
- Үзгәрешләр булу сәбәпле, бездә әлеге хезмәткәрләрнең шәхси составы кыскарды. Хәзер шәһәр территориясендә 12 (элек 15 иде), авыл җирлекләрендә 7 (12) участок инспекторы тәртип саклый. Ә балигъ булмаганнар белән эшләүче инспекторлар 3кә калды (5). Йөкләмә артуга карамастан, полиция хезмәткәрләре эшне тиешле югарылыкта алып бара. Мәсәлән, агымдагы елның 10 аенда участок инспекторлары тарафыннан 147 җинаять ачылды. Бер инспекторга ачылган 7 җинаять туры килә. Ә узган ел ул бу чорга бер инспекторга 5,9 иде. Балигъ булмаганнар белән эшләүче инспекторларга авырга туры килә. Шуңа күрә алар участок инспекторлары яр-дәме белән төп игътибарны яшүсмерләр арасында профилактик эшчәнлеккә юнәлтә.
- Җәмәгать тәртибен саклауга нинди дә булса үзгәрешләр кертелдеме?
- Эчке эшләр бүлеге башлыгы боерыгы белән агымдагы елның 22 августыннан шәһәр һәм район территориясе 19 административ участокка бүленде. Мәгълүм булганча, 19 участок инспекторы 58840 кешегә хезмәт күрсәтә. Инспекторлар хәзер хокук бозу куркынычы зур булган категория гражданнарны аеруча күзәтү астында тота. Мәсәлән, бүлектә 1187 кеше профилактик исәптә тора. Алар - нигездә, ирегеннән мәхрүм ителү урыннарыннан вакытыннан алда кайтучылар, шартлы хөкем ителүчеләр, алкоголь, наркотик матдәләр куллануга хирыс кешеләр, гаугалы гаилә әгъзалары, психик яктан тайпылышлы кешеләр һәм яшәү урыны булмаучылар (бомж). Участок инспекторларының мондый төр категория кешеләр белән җитди профилактик эш алып баруы нәтиҗәсендә элек хөкем ителүчеләр тарафыннан кылынган җинаятьләр саны 8,7 процентка кимеде. Шулай ук җәмәгатьчелек советы эшчәнлеге дә уңай нәтиҗәләр бирә. Агымдагы елда терәк пунктларында үткәрелгән җәмәгатьчелек советлары утырышларында элек хөкем ителгән 82 кешенең тәртибе каралды. Бер кисәтү алгач, алар үз-үзләрен контрольдә тотарга тырыша. Зәйнең участок инспекторлары10 айлык эш нәтиҗәләре буенча республикада I урынга чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев