Зәй шәһәр прокуратурасы узган елның 14 декабрендә бер шәһәрдәшебезнең карата үзәк дәваханә территориясендә кылынган хокук бозу эшен тикшерде. Әлеге хатын-кыз, билгесез кеше һөҗүм итү сәбәпле, баш мие селкенүгә, бит, борын тирәләренә кан сауга дучар була, ягъни кыйналудан сәламәтлегенә зыян килә. Дәвалау учреждениесе комиссиясе, әлеге хәлне тикшереп, бәхетсезлек очрагын эш урыны...
Зәй шәһәр прокуратурасы узган елның 14 декабрендә бер шәһәрдәшебезнең карата үзәк дәваханә территориясендә кылынган хокук бозу эшен тикшерде. Әлеге хатын-кыз, билгесез кеше һөҗүм итү сәбәпле, баш мие селкенүгә, бит, борын тирәләренә кан сауга дучар була, ягъни кыйналудан сәламәтлегенә зыян килә.
Дәвалау учреждениесе комиссиясе, әлеге хәлне тикшереп, бәхетсезлек очрагын эш урыны белән бәйле түгел дигән карар чыгара. Әмма шәһәр прокуратурасы бу карар белән килешмичә, кабат дәваханәнең хезмәтне саклау инспекторы белән берлектә Хезмәт кодексы таләпләре үтәлешен карады.
Нәтиҗәдә хатын-кызның дәваханәдәге эш урынына килгәндә, бәхетсезлеккә юлыгуы ачыкланды. Шунлыктан ул эш урыны белән бәйле бәхетсезлек очрагы буларак квалификацияләнә. Моннан тыш, учреждение җитәкчелеге тарафыннан бәхетсезлек очрагы турында тиешле органнарга вакытында хәбәр ителмәү факты да Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 228 нче маддәсе таләпләрен үтәмәү буларак билгеләнә.
Тикшерүләрдән чыгып, дәвалау учреждениесенең махсус комиссиясе рәисенә карата хезмәтне саклау турында законны бозган өчен Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексның I бүлеге 5.27 маддәсе нигезендә административ хокук бозу турында эш кузгатуга карар чыгарылды. Ә дәваханәнең баш табибына хезмәтне саклау законнары бозылуын бетерергә күрсәтмә бирелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча чыгарылган акт каралу стадиясендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев