Җәза үтәтү инспекциясе федераль хезмәте идарәсенең Зәй районы бүлеге, 41 яшьлек ир-егеткә карата чыгарылган төзәтү эшләре турындагы хөкем карарын, иректән мәхрүм итүгә үзгәртүне сорап судка мөрәҗәгать итте. Әлеге ир-егеткә Россия Федерациясе Җинаять кодексының 1нче бүлеге 157 маддәсе нигезендә, балалары өчен алимент түләүләре башкармау сәбәпле, хезмәт хакыннан ай саен 10 процент...
Җәза үтәтү инспекциясе федераль хезмәте идарәсенең Зәй районы бүлеге, 41 яшьлек ир-егеткә карата чыгарылган төзәтү эшләре турындагы хөкем карарын, иректән мәхрүм итүгә үзгәртүне сорап судка мөрәҗәгать итте. Әлеге ир-егеткә Россия Федерациясе Җинаять кодексының 1нче бүлеге 157 маддәсе нигезендә, балалары өчен алимент түләүләре башкармау сәбәпле, хезмәт хакыннан ай саен 10 процент күләмендә дәүләт хисабына тотып калып, 8 айга төзәтү эшләре билгеләнгән була. Тикшерүләр барышында аның суд карарын тиешенчә үтәмәве ачыклана. Ир-ат эшкә урнашмый, үзвакытында теркәлү узмый, берничә кат төзәтү эшләренең иректән мәхрүм ителүгә алыштырылачагы турында кисәтелсә дә, игътибар бирми. Нәтиҗәдә суд аны 2 айда 7 көнгә колониягә җибәрү турында (колония поселения) карар чыгарды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев