2014 елның 1 маеннан 59нчы федераль закон нигезендә эшмәкәрләр һәм оешмалар исәп-хисап счеты ачу-ябу турында Пенсия фондына хәбәр итүдән азат ителде. Элек бу турыда мәгълүмат Пенсия фондына бу атна эчендә җиткерелергә тиеш иде. Бу үзгәрешләр административ каршылыкларны, иминият взнослары түләүчеләрнең финанс һәм хезмәт чыгымнарын киметүне күздә тотып кертелде. Элек бу...
2014 елның 1 маеннан 59нчы федераль закон нигезендә эшмәкәрләр һәм оешмалар исәп-хисап счеты ачу-ябу турында Пенсия фондына хәбәр итүдән азат ителде. Элек бу турыда мәгълүмат Пенсия фондына бу атна эчендә җиткерелергә тиеш иде. Бу үзгәрешләр административ каршылыкларны, иминият взнослары түләүчеләрнең финанс һәм хезмәт чыгымнарын киметүне күздә тотып кертелде. Элек бу эшне вакытында башкармаучыларны җәзага тартып, 5 мең сум штраф түләргә мәҗбүр итәләр иде.
Моннан тыш, әлеге закон белән иминиятләүчеләр өчен кайбер яңалыклар да кертелде һәм алар 30 сентябрьдән гамәлгә ашырыла башлаячак. Аерым алганда, 30 сентябрьдән Пенсия фондында теркәлү вакыты 3 көнгә кадәр кыскартылды, элек 5 көн бирелә иде. Шулай ук иминиятләүчеләр 3 эш көне эчендә кабат теркәлү, таркату, исемне үзгәртү турында мәгълүматны җиткерергә бурычлы, бу таләпне бозган өчен штраф рәвешендә җәза бирү карала.
Пенсия фонды идарәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев