Вазгыять үзгәргән саен, законнар да камилләштерүне таләп итә, шунлыктан аларга даими өстәмәләр, төзәтмәләр кертелә. 1998 елның 28 мартында кабул ителгән «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» 53нче Федераль Законга 2014 елның 1 гыйнварыннан кайбер үзгәрешләр керде. Бу хакта Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Зәй районы бүлеге җитәкчесе Айрат Әгъләмҗанов аңлатма бирә....
Вазгыять үзгәргән саен, законнар да камилләштерүне таләп итә, шунлыктан аларга даими өстәмәләр, төзәтмәләр кертелә. 1998 елның 28 мартында кабул ителгән «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» 53нче Федераль Законга 2014 елның 1 гыйнварыннан кайбер үзгәрешләр керде. Бу хакта Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Зәй районы бүлеге җитәкчесе Айрат Әгъләмҗанов аңлатма бирә.
-Үзгәрешләр анык маддәләргә кагыла. Мәсәлән, гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру буенча эшләүче комиссиянең бурычлары һәм аның эшләү тәртибе турында 28нче маддәнең 1нче пункты түбәндәге эчтәлектәге юллар белән тулыландырыла - «1.1. Нигезле сәбәп булмый торып, чакыру буенча хәрби хезмәт үтмәгән гражданнарны запаска теркәгәндә, комиссия аларны чакыру буенча хәрби хезмәт үтмәгән граждан дип тану турында бәяләмә чыгара. Бу турыда аерым документ бирелергә мөмкин».
Бу үзгәрешләрне гади тел белән аңлатканда, нигезсез сәбәпләр белән хәрби бурычын үтмәгән 27 яше тулган гражданнар хәрби бурыч үтәмәүчеләр итеп таныла, андыйларга хәрби билет бирү, закон белән ныгытылганчы, туктатып торылырга мөмкин һәм андый гражданнарның кайбер хокуклары чикләнә. Алар дәүләт яки муниципаль хезмәт башкаруга алынмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев