Кулланучылар хокукын яклау мәсьәләсе сатучының да, сатып алучының да закон таләпләреннән бик үк хәбәрдар булмавы нәтиҗәсендә катлаулана. Газетабыз битләрендә әлеге теманы даими яктыртыртырга тырышабыз. Кайбер сорауларны булган хәлләрдән чыгып аңлату җиңелрәк булуын истә тотып, бу юлы без кулланучыларны кызыксындырган берничә очракны мисалга китерәбез. -Миңа кибеттә хезмәт күрсәтүләре ошамады һәм мин...
Кулланучылар хокукын яклау мәсьәләсе сатучының да, сатып алучының да закон таләпләреннән бик үк хәбәрдар булмавы нәтиҗәсендә катлаулана. Газетабыз битләрендә әлеге теманы даими яктыртыртырга тырышабыз. Кайбер сорауларны булган хәлләрдән чыгып аңлату җиңелрәк булуын истә тотып, бу юлы без кулланучыларны кызыксындырган берничә очракны мисалга китерәбез.
-Миңа кибеттә хезмәт күрсәтүләре ошамады һәм мин сатучыдан шикаятьләр журналын таләп иттем. Ләкин ул андый журнал юк һәм аның булуы таләп ителми, дип җавап бирде. Кайсы вакыттан бирле бу тәртип юкка чыгарылды?
-Шикаятьләр, теләкләр журналы һәр сәүдә ноктасында булырга тиеш. Ул "Аерым төр товарлар сату кагыйдәсе" нигезендә таләп ителә. Сатучы кулланучы сораганда әлеге журналны бирмәсә, бу таләп үтәлми дигән сүз.
-Контроль үлчәү ясау өчен махсус үлчәү аппараты кибетләрдә булырга тиешме? Мәсәлән, мин тиешле килограммны үлчәүләреннән шикләндем, кабат контроль үлчәүдә тикшереп карарга теләгән идем, андый мөмкинлек юк, дигән җавап ишеттем.
-Сәүдә ноктасының кулланучыларга күренеп торган урынында махсус үлчәү аппараты тору зарурлыгы "Аерым төр товарларны сату кагыйдәсе" нигезендә яклана. Сатучы аны кулланучы шик белдергәндә үзе тәкъдим итәргә бурычлы.
Надежда Чернова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев