Закон һәм кеше

Законны үтәмәсәң...

Җинаять җаваплылыгын үтәтү инспекциясе ирекләреннән мәхрүм ителмичә, төзәтү эшләренә җәлеп ителгән гражданнар белән эшли, аларга җәза үтәүнең тәртибен, шартларын аңлата, аларның хөкем ителүче һәм эш бирүче администрация тарафыннан башкарылуын контрольдә тота, полиция хезмәткәрләре белән берлектә РФ законнарында каралган тәртиптә тәрбия эшләре алып бара, җирле үзидарә органнарына хөкем ителүченең эш урынын...

Җинаять җаваплылыгын үтәтү инспекциясе ирекләреннән мәхрүм ителмичә, төзәтү эшләренә җәлеп ителгән гражданнар белән эшли, аларга җәза үтәүнең тәртибен, шартларын аңлата, аларның хөкем ителүче һәм эш бирүче администрация тарафыннан башкарылуын контрольдә тота, полиция хезмәткәрләре белән берлектә РФ законнарында каралган тәртиптә тәрбия эшләре алып бара, җирле үзидарә органнарына хөкем ителүченең эш урынын үзгәртү мәсьәләсендә мөрәҗәгать итә, сәбәпсез теркәлү үтәргә, яки чакыру буенча килмәүче хөкем ителүчене эзләп алу мәсьәләсен хәл итә, кайдалыгы билгеле булмаганнар турында тиешле органнарга материаллар әзерләп тапшыра. Мәҗбүри эш формасындагы хөкем карары төп төп эш урыны булганнарга да, булмаганнарга да чыгарыла. Эшләүчеләр җәзаны үз эш урынында, ә эшләмәүчеләр җинаять җаваплылыгын үтәтү инспекциясе килешүе белән яшәү урыны буенча җирле үзидарә органнары билгеләгән урында үти. Ул 2 айдан алып 2 елга кадәр булырга мөмкин. Төзәтү эшләренә хөкем ителүченең хезмәт хакыннан дәүләт файдасына суд карары билгеләгән тәртиптә, 5тән алып 20 процентка кадәр акча тотып калына.

Хөкем ителүче төзәтү эшләреннән явыз нияттә качып йөргән очракта, суд, карарны үзгәртеп, мәҗбүри эшне төрмә срогына алыштырырга мөмкин.

Төзәтү эшләре формасындагы җәза төре беренче төркем инвалидларга, йөкле һәм өч яшькә кадәр баласы булган хатын-кызларга, контракт нигезендә яки чакыру буенча хезмәт срогы үтүче хәрбиләргә (срогы чыкканчы) бирелми.

Узган ел районда 89 кешегә суд тарафыннан төзәтү эшләре кебек җәза бирелде. Шуларның 55енә РФ Җинаять кодексының I өлеше 157нче маддәсе буенча, ягъни балалары яки хезмәткә яраксыз әти-әниләренә алимент түләмичә качып йөргән өчен шушы төр җәза каралган. 6 кешегә карата төзәтү эшләре шартын үтәмәгән өчен җәза төрмә белән алыштырылды.

Мөнир Шакиров,

Район җәза үтәтү инспекциясе башлыгы

вазифаларын башкаручы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Законны үтәмәсәң...
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Закон һәм кеше