Закон һәм кеше

Үзгәрешләр булып тора

Салым законнары үзгәреп тора. Кайвакыт салымны вакытында түләмәүнең сәбәбе дә нәкъ менә яңа законнардан хәбәрдар булмау нәтиҗәсендә булырга мөмкин. Салым органнары эшчәнлеге, 2014 елда булачак үзгәрешләр турында федераль салым хезмәтенең 11нче районара инспекциясе баш дәүләт инспекторы Людмила Зуйкова сөйли. - Салымнар бюджетны формалаштыра. Агымдагы елның 10 аенда җирле бюджетка салымнардан...

Салым законнары үзгәреп тора. Кайвакыт салымны вакытында түләмәүнең сәбәбе дә нәкъ менә яңа законнардан хәбәрдар булмау нәтиҗәсендә булырга мөмкин. Салым органнары эшчәнлеге, 2014 елда булачак үзгәрешләр турында федераль салым хезмәтенең 11нче районара инспекциясе баш дәүләт инспекторы Людмила Зуйкова сөйли.

- Салымнар бюджетны формалаштыра. Агымдагы елның 10 аенда җирле бюджетка салымнардан 426 миллион 948 мең сум акча керде. Нәтиҗәдә куелган план 112,7 процентка үтәлде. Салым түләү торышы даими контрольдә. Бурычлылар чиратлап инспекциягә чакырылып, сөйләшүләр алып барыла. Бүген бурычлы 33 оешма, предприятие исәпләнә. Аларның күпчелеген җаваплылыгы чикләнгән ширкәтләр тәшкил итә. 2013 елның 10 аенда судка бурычларны каплату буенча 1027 гариза җибәрелде. Шуларның 613е буенча суд приставлары эшли. Бүген 200 башкарма эш буенча 1308101 сум әҗәт эзләп алынды. Мәгълүм булганча, 1 ноябрьдә - 2012 ел өчен физик затлар милкенә һәм транспорт чараларына салым, 15 ноябрьдә җир салымы түләүнең ирекле вакыты төгәлләнде. Физик затлар милкенә салым 56,7 миллион сум тәшкил итә. 25 ноябрьгә шуның 50,2 миллион сумы җыелды. Хәзер инспекция тарафыннан бурычлыларның исемлеге төзелеп, башкарма комитет белән берлектә, урыннарга чыгып, сөйләшүләр алып бару планлаштырыла. Декабрь ахырында исә, материаллар әзерләнеп, судка мөрәҗәгатьләр җибәрелә башлаячак. Әгәр салымнарыңның түләнү-түләнмәвен белергә теләсәң, "Салым түләүче физик затлар шәхси кабинеты"на кереп, бар мәгълүматны интернет аша алырга, түләүләрне башкарырга мөмкин. Ә бу сервиска керү өчен яшәү урыны буенча салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сервиска теркәлү өчен гаризаны www.r16.nalog.ru сайты аша да бирергә була. Әлеге сайт аша түләүләрне башкарырга да мөмкин.

Салым турында законга төп үзгәрешләр 2014 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә. Яңа елдан өстәмә керемгә салым (НДС) түләүчеләр декларацияне электрон формада телекоммуникацион каналлар аша тапшырырга тиеш була. Бу РФ Салым кодексының 174нче маддәсе 5нче бүлегендә күрсәтелә. Шулай ук торак сатып алганда яки төзегәндә салым чигерүе ясауда да үзгәрешләр бар. 2014 елдан күчемсез милек сатып алганда яки төзегәндә 2 миллион сумлык чыгым өчен тиешле сумманы тулысы белән ала алмаганда, аны икенче кат күчемсез милек сатып алганда кулланып бетерергә мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Үзгәрешләр булып тора
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Закон һәм кеше