Ел башыннан транспорт чараларына техник карау үткәрүгә кагылышлы Россия Федерациясе законына үзгәрешләр үз көченә керде. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкта кайбер үзгәрешләр бар. Алар турында тулырак мәгълүмат алу максатыннан без юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе башлыгы Вадим Васильевка мөрәҗәгать иттек. - Вадим Демьянович, хәзер техник карау үткәрү...
Ел башыннан транспорт чараларына техник карау үткәрүгә кагылышлы Россия Федерациясе законына үзгәрешләр үз көченә керде. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкта кайбер үзгәрешләр бар. Алар турында тулырак мәгълүмат алу максатыннан без юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе башлыгы Вадим Васильевка мөрәҗәгать иттек.
- Вадим Демьянович, хәзер техник карау үткәрү хокукы кемгә бирелде, районда бу эш кайсы оешма тарафыннан башкарыла?
- Бүгенге көндә транспорт чараларына техник карау үткәрүне Россия автоиминият берлеге тарафыннан аккредитацияләнгән операторлар гына башкарырга хокуклы. 2012 елга кадәр техник күзәтү үткәрү белән шөгыльләнгән станцияләрнең барысы да автомат рәвештә аккредитация ала. Татарстан Республикасы территориясендә техник карауны "Таттехконтроль" ААҖ башкара. Моның өчен әлеге җәмгыятьнең бөтен кирәкле җиһазлары бар, техник база баетылган, бу эш буенча махсус укытылган персонал конкурс нигезендә сайлап алынган. Хезмәткәрләрнең тәҗрибәсе дә исәпкә алынды. Районда "Таттехконтроль" ААҖнең Зәй филиалы эшли башлады. Аны өлкән техник инспектор Моисей Кухаркин җитәкли. Филиалда 2 белгеч, 2 техник хезмәткәр транспорт чараларына тиешле хезмәт күрсәтә.
- Яңа үзгәрешләр буенча транспорт чараларына техник карау үткәрүнең тәртибе нинди?
- Хәзер яңа килеш кулланылышка кергән җиңел автомобильләргә, авырлыгы 3 тонна ярымнан артмаган йөк машиналарына, мототранспортка беренче өч елда техник карау үткәрү таләп ителми. Ә өч елдан 7 елга кадәр кулланылышта булган транспорт чараларына техник карау ике елга бер мәртәбә уздырылырга тиеш. Инде куллану срогы 7 елдан артып киткәндә (прицеп, ярымприцепларны да кертеп) ул ел саен үткәрелә. Авырлыгы 3 тонна ярымнан арткан йөк автомобильләренә, төсле һәм тавышлы сигналлы махсус транспорт чараларына, машина йөртергә өйрәтү өчен кулланыла торган транспортка техник карау һәр 12 ай саен үткәрелә. Җиңел автомобиль таксиларга, автобусларга, пассажирлар йөртү өчен көйләнгән транспорт чараларына, куркыныч йөкләр йөртүдә кулланылучы махсус техникага техник карау 6 ай саен үткәрелә.
- Транспорт чарасының техник карау үтү-үтмәвенә контроль нинди тәртиптә була?
- Техник карау үткәрү аккредитацияләнгән операторлар тарафыннан гына башкарылса да, транспорт чарасының техник торышына контрольлек итү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклау йөзеннән, ЮХИДИ хезмәткәрләре функциясендә кала. Элек дәүләт техник каравы белән шөгыльләнгән безнең хезмәткәрләр хәзер линияләргә махсус техник диагностика аппаратлары белән чыгып, транспортның техник торышын тикшереп, контрольдә тотачак. Чөнки техник карау үткәнлеккә талон булмаган өчен хәзер административ җаваплылыкка тарту каралмый. Шуңа күрә юллардагы мондый транспортларның техник халәте ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан аеруча җентекләп тикшереләчәк. Ә пассажирлар йөртү белән шөгыльләнүче транспорт чараларын йөртүчеләрдә техник карау үтү турында талон һәрвакыт янда булу шарт. Бу таләп үтәлмәгәндә, 500дән 800 сумга кадәр административ штраф карала. Ел ахырына кадәр ил буенча техник карау үтүнең бердәм автоматлаштырылган мәгълүмат системасы булдырылачак. Ул теләсә-кайсы төбәктән булган транспорт чарасының техник карау үтү-үтмәвен бер тәүлек эчендә белү мөмкинлеге бирә.
- Вадим Демьянович, агымдагы ел башыннан юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган өчен Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодекска да үзгәрешләр кертелде. Алар нәрсәләрдән гыйбарәт?
- 1 гыйнвардан җиңел автомобиль таксиларда пассажирлар, багаж йөртүгә җаваплылыкны арттыру йөзеннән таләпләр катгыйланды. Кагыйдә бозуга махсус такси яктырткычларсыз йөрүчеләр, пассажир йөртү өчен төзелгән язма килешүе булмаучылар керә. Закон буенча машина йөртүчеләр мондый очракта 1 меңнән 5 мең сумга кадәр, җитәкче затлар 10 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затлар 30дан 200 мең сумга кадәр штрафка тартыла.
Шулай ук ел башыннан светофорның тыючы сигналына үтүчеләргә, юл хәрәкәтен көйләүченең ишарәсенә игътибар итмәүчеләргә 700дән 1 мең сумга кадәр штраф каралган. Стоп-линиягә туктамаучылар - 800, ә юл чатына чыгып башкаларга комачаулык тудыручы кагыйдә бозучылар 1 мең сумнан колак кагарга мөмкин (моңа кадәр бу төр штраф 100 сум иде).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев