Дин һәм тормыш

Авылыбызда азан тавышы

Районда иң беренче мәчет моннан 20 ел элек Ашыт авылында ачылды. Ул колхоз һәм халык ярдәме белән төзелде. Мәчет беренче имам Һади Гарипов исемен йөртә. Менә шул еллардан бирле ул халыкка хезмәт итә. Мәчетнең ишек төбенә газ килеп җитсә дә, ул тоташмаган. Электрга көйләнгән җылыткычлар аны җылытып бетерә алмый, биредә...

Районда иң беренче мәчет моннан 20 ел элек Ашыт авылында ачылды. Ул колхоз һәм халык ярдәме белән төзелде. Мәчет беренче имам Һади Гарипов исемен йөртә. Менә шул еллардан бирле ул халыкка хезмәт итә. Мәчетнең ишек төбенә газ килеп җитсә дә, ул тоташмаган. Электрга көйләнгән җылыткычлар аны җылытып бетерә алмый, биредә салкын, өске киемнәрдән намаз укырга туры килә иде. Өстәвенә, ут өчен ай саен күп акча түләргә туры килде.

Бу мәсьәләне хәл итү өчен, мәчет картлары белән киңәшеп, авыл имамы Мулланур Нуриев бик изге эш башкарды. Кадер егете Ленар Кашапов сәдака акчасына электр көче белән эшли торган җылыткычлар алып кайтып бирде. Хезмәте өчен рәхмәттән башка берни дә алмады. Кыска гына вакыт эчендә бу җылыткычларны ике бертуган Илдар белән Ирек Гыйльфановлар көйләп тә куйды. Без аларга бик тә рәхмәтле. Мәчетебез җылынды, рәхәтләнеп укып, гыйбадәт кыл. Бу егетләр бик матур ике яктырткыч та куйдылар. Мәчет картлары аларга эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете теләп, дога кыла.

М. Талипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Авылыбызда азан тавышы
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Дин һәм тормыш